Уфада "Меркурий" үзәге янында янгыннан коткарып калынган киемнәрне арзан хакка сатуны игълан иттеләр. Бу игъланны сатучы социаль челтәрләрдә бастырды.
Сәүдәгәр сүзләре буенча, әйберләр көн саен 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр сатыла. Джинсы, куртка, дубленка, ветровка, тун, кышкы курткаларны тезеп куйганнар. Киемнәр исән-сау, ләкин аларга төтен исе сеңгән.
Исегезгә төшерәбез: халык телендә "Колхоз базары" дип аталган бу сәүдә үзәгендә янгын 9 сентябрь кичендә булды. Кешеләрне тиз арада эвакуацияләделәр. Бинаны вертолет ярдәмендә ике тәүлек чамасы сүндерделәр.
Фото:Уфа Подслушано Онлайн