+23 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
16 Сентября 2022, 08:45

Мошенниклар миллион ярым сумга алдаган

Нефтекамада яшәүче хатынга, дистанцион рәвештә кредит рәсмиләштереп, акчасын алганнар.

Мошенниклар миллион ярым сумга алдаганМошенниклар миллион ярым сумга алдаган
Мошенниклар миллион ярым сумга алдаган
Кредит суммасы 1,5 миллион сум тәшкил иткән.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, хатынга билгесез кеше шалтыратып, аны «дәүләт хезмәте күрсәтүгә бәйле рәвештә» борчыйлар, дип белдерә. Исәп язмасын тергезү сылтавы белән, ул хатынның телефонына килгән хәбәрләрне аңа әйтүен сорый.

Барлык гамәлләрдән соң, хатынның телефонына, янәсе, банк һәм хокук саклау органнарыннан шалтыратулар килә башлаган. Мошенниклар шулай ук кергән кодларны таләп иткән.

Әлеге ханым алдануын шунда ук түгел, ә банк бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткәннән соң ачкан. Җинаять эше кузгатылган.

Фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас