+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
17 Сентября 2022, 14:36

Гаиләләре искиткеч! Читтән караганда...

Тату гомер итеп тә яратмыйча яшәү күңелне әрнетә.Аларның әни-әтиләре дус булды. Әминәне Кави абзый белән Салиха түти якын иткән кебек, Мөкәрәмәне дә Газиз белән Рәхимә гаиләсе үз итте. Һәр ике гаиләнең дә кызлары (калганнары ир бала булу да, бәлки, моңа сәбәп булгандыр) бал да май эчендә генә йөзделәр. Юк, алар иркә булып үсмәде. “Бал да май эчендә генә йөзделәр” дип әйтү аларның җитеш тормышта үсүенә, аларны якыннарының яратуына гына кагыла. Кызлар бәләкәйдән әниләренең кул арасына керде. Чисталыкка, пөхтәлеккә килгәндә дә, сыната торганнардан булмадылар. Бер-берсе белән ярышып дигәндәй, кул эшләренә өйрәнеп, өй эчләрен матур итеп җыештырып, бизәп кенә торырга хирыс булдылар.

Гаиләләре искиткеч! Читтән караганда...Гаиләләре искиткеч! Читтән караганда...
Гаиләләре искиткеч! Читтән караганда...
Үсеп буйга җиткәч, кызларны кияүгә бирделәр. Мөкәрәмәне Кави абзыйларның туган тиешле кешеләре үзләре кебек шәһәрдә яшәүче Харис исемле егеткә димләде. Очрашып йөри башлаган егетенең фаҗигале үлеменнән айнып бетмәгән кыз өчен шулай яхшырак булыр дип фикер йөртте алар. Мөкәрәмәгә авылдан, әти-әнисеннән, туганнарыннан, ахи­рәтеннән аерылып чыгып китүләре җиңел булмаса да, холык күрсәтеп, елап-җебеп маташмады, тәрбиясе башкача иде. Әминәнең чәче авылдашы Гарифҗан белән бәйләнде.
Ике ахирәт бер-бер артлы бәбәйләр алып кайтты, аннары икенчесе, өченчесе... Көннәр генә түгел, еллар да сиздерми үтә торды. Баштарак артык күрешми-белешми яшәсәләр дә, балалар үсә төшкәч, аларның арасы тагын элеккечә якынаеп китте. Беренчедән, Әминә белән Гарифҗанның балалары берәм-берәм шәһәргә укырга яисә эшкә китә башлавы моңа бер сәбәп булды. Икенчедән, Мөкәрәмәләрнең өлкән уллары машина алгач, авылны урап килергә җае чыккалап торды. Балалары башлы-күзле була башлагач, бер-берсен туйларыннан калдырмадылар.
Олыгайган көнендә Әминә кече уллары Марат гаиләсе белән яши иде. Гарифҗанның вафатыннан соң ялгызына кыен булыр, дип, күрше районда мал табибы булып эшли башлаган улы төп йортка кайткан иде. Бераздан ул авылга хисапчы булып эшкә килгән Халидә исемле кызга өйләнеп җибәрде. Әлбәттә, башка чыгу турында сүз дә булмады. Колхозда балта остасы булып эшләгән әтиләренең йорт-курасы нык, төзек, рәхәтләнеп яшә дә яшә.
Әминә, килен төшкәч: “Әйдә, үзләренчә яшәсеннәр!” – дип, башта дилбегәне балаларына тапшырмакчы булган иде дә, ул теләгәнчә үк барып чыкмады. Ашарга әзерләү дә, йорт-кура тирәсендәге көндәлек эшләр дә барыбер аның җилкәсендә калды. Кайчагында эчен бераз корт кимереп алса да, гаепләп, сүз куертмады Әминә. Шулай булмыйча, балалары көне буе колхоз эшендә ич! Ял көннәрендә килененең башка хатын-кызлар кебек аш-су бүлмәсенә ябышмыйча, күбрәк абзар-ихата, бакча тирәсендә булашканын да кабул итәргә тырышты. “Ярый, ире янында эшләве күңеллерәктер инде”, – дияр дә үзе савыт-саба юар, я булмаса кер үтүкләр, өйне җыештырыр.
Бер-бер артлы өч бала алып кайтканнан соң Халидә акрынлап хуҗабикә роленә керә башласа да, барыбер Әминә теләгәнчә үк булмады. Юып элгән керләре дә әллә ни агармаган кебек, өй җыештырса да аныкыча түгел. Дөрес, арада бернинди дә киеренкелек юк. Чөнки биана белән киленнең холыклары икесенеке дә бер төрле: эчтәгесен тышка чыгармаслар, йөзләреннән елмаю китмәс. “Әнкәй, артыгына тотынма, үз вакытым белән эшләрмен”, – дип кабатлап кына тора инде болай килене. Аннан килеп, Халидә — эшендә дә бик ихтирамлы белгеч. Яңарак өлкән хисапчы итеп үрләттеләр. Белемле, җиренә җиткереп эшләгән кешене кайда да яраталар шул!
– Әлү! Кем әле бу?
Телефонның теге очыннан таныш тавыш ишетелде:
– Ахирәт, исән-саусызмы?
– Мөкәрәмәкәем, арубыз әле! Үзегез ничек?
– Иртәгә авылга кайтабыз, эне­кәшнең алтмыш яшенә чакырдылар. Сезгә дә берара ничек тә килеп китәргә иде, сагындырдың!
Телефонны куйгач, Әминә, нәрсәдән эш башларга икән, дип, үзалдына сөйләнергә кереште.
“Бу атнада бәрәңге белән булашып, өйгә кул да тимәде, бөтен җир тузан эчендә. Ичмасам, оныклар да кыз бала булмады...”
Юкка көяләнгән икән, кунаклар кайтып җиткәнче җыештырасы җыештырылды, пешерәсе пешерелде. Алтынчыда укучы Дамир бәрәңгесен дә әрчеде, палас тузанын да суыртты. Кечеләре дә йомышка ярап торды.
“И-и-и, бөтен дөньялары ялт итеп торыр инде шушыларның! Кайчан барысына да өлгерәсез? Үзең дә уңган булдың, киленеңнән дә уңдың, ахирәт!” — Мөкәрәмәнең көр тавышы бөтен өй эчен яңгыратты. Әйе, ул инде күптән “чарланып”, чын шәһәр хатынына әйләнеп беткән иде. Авылдагыча, “кеше ишетмәсен”, “кеше күрмәсен, “кеше белмәсен” дигән төшенчәләргә игътибар итү кебек нәрсәләрне күптән оныткан, бәлки, кирәген дә тапмыйдыр. Кайткан саен өстендә яңа кием. Бу юлы үзенә килешеп торган ачык зәңгәр төстәге күлмәк киеп алган. Алар кочаклашып күреште.
– Харис кайтмадымы әллә?
– Кайтуын кайтты, берәр сәгатьтән килермен, рәхәтләнеп чөкердәшә торыгыз, диде.
– Гарифҗан да булмагач, аңа хатын-кыз арасында кызык та түгелдер инде.
– Ярый, көяләнмә, кеше аз булган саен, һава күбрәк!
– И-и-и, һаман шул шаянлыгың ташламыйсың, Мөкәрәмәкәем!
– Акырып еларга теләсәң, сәбәбе табыла инде аның, Әминә, күп вакыт башны сантыйга салырга туры килә шул.
– Белмим, белмим, сезнең барысы да ал да гөлдер!
– Балалар кая соң, берсе дә күренми?
– Олы оныгым футбол уйнарга китте, апайларын да үзе белән ияртте, карап торырга да кеше кирәк, ди. Улым мунча идәннәрен алыштыра иде, килен дә аның янында.
– Әйтәм бит, киленеңнән уңдың дип, ир-егет эше дип тормый, кара син аны!
Ике ахирәт сөйләшүләрен чәй табыны артында дәвам итте. “Боларын кем пешерде, тегеләрен – кем?” – дип сораштырырга тотынды Мө­кәрәмә. “Пешеренү үземнең өстемдә инде, килен бушамый”, – дип җа­ваплады Әминә.
Аларның сүзен ачык тәрәзә аша Халидәнең: “Егасың, җибәр!” – дип, көлә-көлә такмаклаганы бүлде.
– Аптырама, безнекеләр бала-чага кебек, шаярышалар!
Мөкәрәмә, шактый гына тулы гәүдәсен җиңел генә күтәреп, тавыш килгән яктагы тәрәзәгә үрелде.
– Чынлап та! Карале, малаең киленеңне зыр әйләндерә, кил әле кил!
– Карамасам да беләм, әйтәм ич, бала-чага кебек алар.
– Ахирәт...
– Нәрсә тагын?
– Үбешәләр, әйкәем! Мин әйтмәдем, син ишетмәдең! Кеше күрми дип уйлыйлар инде болар.
– Күнегеп беткән инде, шулай алар, гел бергә. Кайчагында ачуым да килеп китә, савыт-саба юасы урынга, кышын — ире янында кар көри, җәй – бакчада су сибеп йөри, дигәндәй. Ярый, кил инде, үзең дә бала-чага кебек, тәрәзә аша ир белән хатынның нәрсә эшләгәнен карап торма!
Мөкәрәмә урынына килеп утырды. Бераз эндәшми торды.
– Ахирәт, икебез дә дөньяга бүген генә килгән кешеләр түгелбез. Тормыш булгач, баштан төрле хәлләр кичерергә туры килде. Беләсеңме, нәрсә әйтәсем килә? Киленең улыңны ярата! Улың – киленеңне! Алар бер-берсен ярата! Үзең дә хөрмәттә яшисең. Олыгайган көнеңдә үзе зур бәхет бит ул! Син юылмаган савыт-сабадан гаеп эзләмә, хисләр пычранмасын, ә аны юып кына бетереп булмый!
Сүз иярә сүз чыгып әйтүем генә, үземдә генә тора барысы да, читкә чыгарган юк. Хәзер бит эшләре дә бик мәшәкатьле, элекке кебек түгел, өйгә дә ияреп кайта күп вакыт.
Синең төпле акыллы икәнеңне беләм, Әминә. Шулай булмаса, кем әйтмешли, тел әрәм итеп, сөйләнеп тә утырмас идем. Үзең беләсең, мине кияүгә димләп бирделәр. Әтәй-инәйләр килешкәч, шулай тиеш дип кабул иттек. Сүз дә юк, Харис тормышта зур терәк, балаларыбызга яхшы ата булды. Ләкин... безнең арада йөрәкләрне яндырырлык мәхәббәт булмады. Эх, белсәң иде минем күпме яшьләр агызганымны, Сабит белән очрашып йөргән вакытларымны кире кайтарырга теләвемне! Нәрсә эшлисең, адәм баласы бөтен нәрсәгә дә ияләшә, күнегә. Мин дә искәрмә булмадым. Иремнең, аның әти-әниләренең, туганнарының миңа карата искиткеч мөнәсәбәтләре акрынлап яшьләремне киметте, ләкин ярата алмадым. Бер-беребезне хөрмәт итеп яшәсәк тә, гомер буе бөреләнеп тә, чәчәк атмаган сөюемне сагынып яшәдем. Әле менә Халидә белән Маратның бер-берсенә булган хисләренең тоныкланмыйча, ки­ресенчә, чагулана гына баруын күргәч, йөрәгем тагын чеметеп куйды. Дөрес, элеккечә авырттырып түгел, ләкин барыбер үзен белдерерлек итеп...
Әминә ул кичтә озак кына йокыга китә алмыйча ятты. Ике арада сөйләшкәннәргә кабат-кабат әйләнеп кайтты. “Үземнеке — үзәктә, кешенеке — кештәктә” дип, халык юктан гына әйтмәгән икән. Ахирәтенең нинди хисләр кичереп яшәгәне башына да килеп карамады, үзе җөен дә белгертмәгән бит. Читтән карап торганда, барысы да ал да гөл кебек иде, югыйсә. Әйе, ул хаклы. Киленем улымны ярата! Улым – киленемне! Алар бер-берсен яраталар! Үзем дә хөрмәт эчендә яшим. Шуңардан да зур бәхет буламыни?!”

Люция Әблиева.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас