

Без кечкенә чакта ил башлыкларын сайлап кую гадәте юк иде. Ул хакта хәтта ишеткән дә булмады. Мин туып-үсеп, аны-моны аңлый башлаганчы ил белән гел Брежнев идарә итте. Миңа ул үлемсездер, мәңге шулай патша… юк, (ул чакта “патша” дип әйтергә ярамый) генсек булып торырдыр шикелле тоела иде. Мин моңа каршы түгел идем.
Беркем дә каршы булмагандыр. Начар яшәмибез бит инде, икмәкне кибеттән капчыклап ташыйбыз, шикәрләп сөтле чәй эчәбез. Өскә кияргә дә бар. Әби-бабайларның ачлык еллары турындагы хатирәләре янында тормышыбыз тоташ бәйрәм булып тоела. Әти-әниләр көн-төн эшли, әлбәттә, тик берничек тә акча җиткерә алмый. Ала торалар – бетә тора… Тик монысы бөтен кешегә дә хас күренеш, шулай булгач, ул тормыш кануныдыр сыман тоела иде.
Ул вакытта безнең илнең иң ачы дошманы Америка иде. Чөнки андагы империалистлар бик яман, симереп баеганнар да үз тиреләренә үзләре сыеша алмый. Алар үзләре дә начар яши, гади хезмәт кешесен изәләр, кимсетәләр. Анда бөтен нәрсә акчага корылган һәм эшсезлек, гаделсезлек хөкем сөрә. Ләкин иң начары: алар “кызу кораллану” белән шөгыльләнә һәм, атом бомбалары белән башка илләрне куркытып, үз ниятләрен тага. Кечкенә дәүләтләргә басып керәләр. Һәм алар безнең илгә дә һөҗүм итәргә мөмкин. Әлбәттә, без – көчле дәүләт, һәм коралларыбыз заманның соңгы сүзе буенча ясалган, алар гел яңарып тора. Даими рәвештә хәрби өйрәнүләр уза. Хәтта безнең гади гражданнар да атом сугышы башланса, нәрсә эшләргә кирәген белеп тора.
Л
әкин көтмәгәндә-уйламаганда Ильич үлеп китте… Һәм бала чакта формалашкан караш челпәрәмә килде. Баксаң, Леонид Ильич та мәңгелек түгел икән. И, бала акылы каян белсен инде! Югыйсә, алай дип уйларлык җирлек тә булмаган бит инде. Ленин тиклем Ленин үлгәнне Брежнев мәңге яшәмәс инде!
Аннан соң ил башына килүчеләр бер-бер артлы алышынды да Брежнев идарә иткән чорны “торгынлык еллары” дип атый башладылар. Шул дәвер җитәкчеләрен фашлый торган мәкаләләр, китаплар, кинофильмнар пәйда булды. Моңарчы “парторг” дип аталган идеологлар муллалыкка укырга китте… Ярый, алары – башка мәсьәлә. Үзебезнең тормышка кайтыйк әле.
Бүген безнең белән иң тарткалашкан дәүләт – Америка...
Бүген дә начар яшәмибез бит. Кибет киштәләре сыгылып тора, нәрсә теләсәң – шул бар, алып кына өлгер. Тамагыбыз тук, өстебез бөтен. Туксанынчы еллар турындагы хатирәләр янында тормышыбыз тоташ бәйрәм шикелле. Әлбәттә, без дә, әти-әниләребез кебек үк, көне-төне эш дип чапкан булабыз. Тик акчага мантып булмый. Ала торабыз – бетә тора. Тик монысы барлык намуслы кешегә дә хас күренеш, шулай булгач, ул тормыш кануныдыр сыман тоела инде.
Кечкенә малайлар бүгенге көн турында нәрсә уйлый икән?..