+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 сентябрь 2022, 18:35

"Әнисез яшәп буламы?.."

16 яшьлек кызның әнисе коточкыч юл транспорт һәлакәтендә үлгән.

"Әнисез яшәп буламы?.."
"Әнисез яшәп буламы?.."
Бу хакта кыз "ВКонтакте" социаль челтәренең "Подслушано Уфа" төркемендә бүлешкән.

"Бер атна элек мин яшәүнең тәмен югалттым. Әни юл-транспорт фаҗигасенә тарып һәлак булды.

Ул гомер буе сәфәрләрне яратты. Бөтен Европаны урап чыкты, Русиядә булмаган урыннары калмады. Ә быел Дагстанга дус кызлары белән машинада сәфәргә чыгып китте. Туган якка кайтып килгәндә алар йөк машинасы астына эләгә. Кем гаепле, дип сорарсыз? ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, үзләре гаепле. Алар югары тизлектә барып, машина узганда каршы як полосага чыгып, "МAN" йөк машинасы белән бәрелешә.

Әнием, белсәң иде, күпме сүзләр сиңа әйтелмичә калды. Син булмагач, яшисем килми. Әйтегезче, әнисез яшәп буламы ул!?", дип язган ул.

Фото: ru.freepik.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: