+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
19 сентябрь 2022, 07:45

Тимер юлында фаҗига

Башкортстанда 19 яшьлек кызны поезд бәргән.

Тимер юлында фаҗигаТимер юлында фаҗига
Тимер юлында фаҗига
Бу хәл Дәүләкәндә булган.

Анда яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, кызның котылу мөмкинлеге булмаган. Ул шул урында җан биргән.

Кыз тимер юлны кисеп чыгып барган һәм якынлашып килгән поездны күрмәгән. Ул инде юлны кисеп чыгып җиткәндә машинист сигнал биргән һәм кыз куркуыннан артка абынган диючеләр дә бар.

Гадәттән тыш хәл турындагы мәгълүматны Русия транспортындагы үзәк ведомствоара тикшерү идарәсендә дә расладылар.

Фото:  tvoy-bor.ru  

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас