+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
20 сентябрь 2022, 16:14

"Акча өчен - баламны сатарга әзермен..."

Бу дөньяда шундый кешеләр дә бар икән...

Бу гаҗәпләндергеч хәл турында хатын-кыз "ВКонтакте" социаль челтәренең "Подслушано Уфа" төркемендә язып калдырган.

"Эх, кызлар! Сез ничектер, ә мин акча яратам. Акча өчен баламны да сатарга әзермен. Иремә кияүгә шул байлык өчен чыктым. Ун ел дәвамында бай ир эзләдем һәм бәхет елмайды. Шуңа күрә дә мин бәхетле. Бәхетле чөнки - зур йортым, кыйммәтле машинам бар.

Өйне махсус кешеләр җыештыра, баланы да караучы бар. Ә мин үземнең матурлыкны карыйм, яраткан бизнес белән шөгыльләнәм. Беләм, хәзер бу язма астында күп начар сүзләр яңгырар, әмма аны бит бәхетсез хатын-кызлар яза. Ә мин бәхетле..." - дип язган ул.

Фото: ru.freepik.com

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: