

Уфада полицейскийлар кайнар эзләр буенча бер ай хәбәрсез югалган булып исәпләнгән 48 яшьлек хатынны үтергән кешене тоткан. Аның гәүдәсе 15 сентябрьдә бакча ширкәтләренең берсендә табылган.
Башкортстан буенча Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, 22 августта әлеге ханым 38 яшьлек танышы белән бергә спиртлы эчемлек эчкән. Мәҗлес барышында телдән конфликт килеп чыккан. Шуннан соң ир, пычак эләктереп, хатынның күкрәгенә чәнечкән. Алган җәрәхәтеннән ул шул урында үлгән.
Шик төшкән кеше бу гамәлне таныган һәм, үтерергә башымдагы тавыш кушты, дип белдергән. Билгеле булганча, бу бәндә элек кеше үтергән, сәламәтлегенә зыян китергән һәм урлашкан өчен хөкем ителгән булган. Тикшерү вакытында ул сак астында булачак. Психологик-психиатрия экспертизасы билгеләнгән.
Фото: "следком02"