Башкортстан буенча Эчке зшләр министрлыгында җинаять эшләрен макулатурага тапшырган полицейскийларга карата хезмәт тикшерүе үткәрелгән. Хокук саклау органнарының өч хезмәткәренә эштән азат ителү куркынычы яный, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Агымдагы елның июль аенда Уфада 3нче полиция бүлегенең тикшерү бүлекчәсе җитәкчеләренең берсе архивка салынган һәм сакланган җинаять эшләрен юкка чыгару тәртибен бозган. Ул актлар әзерли һәм кул астындагыларга документларны юкка чыгарырга куша. Бурычны үтәүнең барышын контрольдә тотмый.
Тыл бүлекчәсенең ике хезмәткәре материалларны юк итмичә, макулатура сыйфатында тапшыра. Моның өчен 7 мең сум акча алалар.
Соңыннан ике мең җинаять эше илдән читкә чыгарырга маташканда йөк машинасында Русия белән Үзбәкстан чигендә табылган.
Водитель берни дә белмәгән, янәсе, Үзбәкстанга кәгазьне макулатура җыю белән шөгыльләнүче «Экология РБ» компаниясе җибәргән. Берничә мең кешенең шәхси мәгълүматлары булган мөһим кәгазьләрнең макулатурага ничек әверелүен тикшерергә кирәк булачак әле.
Фото: кп.ру