Казанда укучы кыз көчләүчедән качып котыла алган.
Кыз яныннан үткәндә бу адәм актыгы куаклар арасында утырган булган инде. Кинәт ул аннан сикереп чыккан да кызны шунда өстери башлаган.
Кыз, бу ир аңа тимәсә, йортыннан 10 мең сум акча алып киләчәген әйткән. Тегесе аны җибәргән. Үсмер өенә йөгереп кайтып, туганнарына ни булганын сөйләп биргән.
Ирне скверда тоткарлаганнар. Шаһитлар сөйләвенчә, нәкъ менә шунда ул кызның акча алып килүен көткән...
Батыр кызга сокланасы гына кала.
фото: мк.ру