+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
20 сентябрь 2022, 10:20

Тәрәзә юганда егылып төшкән

21 яшьлек чәчәк кебек кызның гомере фаҗигале өзелгән.

Тәрәзә юганда егылып төшкән
Тәрәзә юганда егылып төшкән
Узган шимбәдә Уфада яшь кыз белән фаҗигале бәхетсезлек очрагы булган. «Салават җирендә» басмасы язганча, аны күпфатирлы торак йорт тәрәзәләре астында үле килеш табалар. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Мәчетле авылында туып-үскән кыз 4нче каттагы фатирында тәрәзәләрне юарга булган, тик аннан егылып төшкән. Вакыйга урынына килгән медиклар кызның үлемен билгеләгән.

Бүген Салават районы хакимияте башлыгы Марс Кашапов «ВКонтакте» социаль челтәрдәге битендә һәлак булган кызның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.

"Мәчетле авылында туып-үскән Рәисә Р. фаҗигале вафат булды. Аңа 21 яшь иде. Мин чын күңелдән Рәисәнең әти-әнисенең, якыннарының һәм дусларының кайгысын уртаклашам. Ата-аналар өчен бик зур кайгы. Аларга бу югалтуны кичерергә көч һәм түземлек телим", - дип язган муниципалитет җитәкчесе.
 
Кыз БДПУда башкорт филологиясен өйрәнгән булган.

Фото: fotostrana.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в