+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 сентябрь 2022, 10:20

Уфа дворниклары ачлык игълан иткән

Урам себерүчеләр игълан иткән ачлыкның дүртенче көне бара.

Уфа дворниклары ачлык игълан иткән
Уфа дворниклары ачлык игълан иткән
"Әгәр алар ял бирмәсә, без эш урынында ачлыкны дәвам итәчәкбез", - ди алар.

Җәмәгать эшлеклесе һәм активистка Диана Демидова «Вконтакте»да үз битендә Уфа урам себерүчеләренең 16 сентябрьдә башланган ачлык акциясеннән берничә видео бастырган. «Алданган урам җыештыручылар» хәрәкәте әгъзалары ике елдан артык хезмәт хакын арттыруга ирешергә маташа, әмма инвентарь да, махсус кием дә, гомергә һәм сәламәтлеккә страховка бирелмәүгә карамастан, эшләрен дәвам итәләр.

Активистлар шулай ук 2009 елдан республикада ун елдан артык эш стажы булган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә социаль торак бирмәүләренә дә канәгать түгел. Алар Русия Президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырган.

Фото: ЧПБ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: