+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 сентябрь 2022, 15:54

"Ир-егетләрне яныма якын китермийм, куркам..."

Хатын-кыз үзенең яшь чагында булган коточкыч вакыйга турында сөйләде.

Бу хакта ул "ВКонтакте" социаль челтәренең "Подслушано Уфа" төркемендә язып калдырган.

"Мәктәптә укыганда мин бик актив кыз идем. Бию, җыр, рәсем төшерү түгәрәкләренә йөрдем. Күп кенә чаралар дәрестән соң уза иде. Аеруча кышын кыенрак. Чөнки биюгә барасың - көн якты, кайтырга чыгасың - караңгы.

14 яшьтә мин бер егет белән йөрдем. Ул миннән 3 яшькә зур иде. Кайбер вакытларда җенси мөнәсәбәткә керергә сүз башлый иде. Әлбәттә, мин баш тарттым. Бер ел йөргәннән соң, ул мине шушы чаралардан каршы ала башлады.

Шулай итеп, бер көнне ул исерек килеш мине дусы белән машинада каршы алды. Арытаба мине бер урынга мине алып килеп, янә җенси мөнәсәбәткә керергә тәкъдим итте. Баш тарткач, көчли башлады.

Бу көн - тормышымда иң куркынычы. Бу хакта әти-әнигә сөйләргә курыктым. Гомер буе сер итеп йөртәм. Әле дә, ничә еллар узгач, шул вакыйга күз алдымда. Шуңа күрә дә ир-егетләрне яныма якын китермим, куркам..." - дип язган ул.

Фото: ru.freepik.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: