+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 сентябрь 2022, 11:05

Биш балалы ата 3 миллион откан

 Хатының дәртләндереп торса, була икән. 

Биш балалы ата 3 миллион откан
Биш балалы ата 3 миллион откан

Башкортстанда яшәүче ике тиражга рәттән дәүләт лотереясын сатып алып, башта - 3 миллион сум, киләсесендә 100 сум откан. Катнашучы сүзләренчә, ул көннәрдән бер көнне лотерея миллионеры урынында булачагын интуитив тойган. Хатынының хуплавы ирне җиңүгә тагын да ныграк дәртләндергән.

"Минем махсус тактика юк, мин очраклы саннарны язам. Бу билетны хатын белән сайлап алдык. Иртән хатын телефонда отыш турында хәбәр күргән. Беркемне дә уятмаска тырышып, ул уен нәтиҗәләрен карау өчен „Столото“ кушымтасын ачткан. Бер минуттан соң бөтен гаилә шау-гөл килә иде инде", - ди ул елмаеп.

Ир күпбалалы гаиләдә үскән һәм яшьтән үк зур гаилә булдырырга хыялланган. Хәзер ул биш баланың бәхетле атасы. Быел яз республиканың иҗтимагый бүләген — «Әти батырлыгын» алу өчен номинант булган.

«Без балалар белән бик горурланабыз һәм аларны яратабыз. Олы кызым техникумны кызыл диплом белән тәмамлый, волонтерлык белән шөгыльләнә һәм еш кына студентлар конкурсларында призлы урыннар яулый. Өлкән улым физик культура буенча ирешкән уңышлары өчен Ю.А. Гагарин исемендәге Кубок олимпиадасының истәлекле медале белән билгеләп үтелде. Бәләкәй балалар да үз башлангычларында уңышларга ирешергә омтыла", - дип горурланып сөйли яңа миллионер.

 

Фото: башинформ 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: