+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 сентябрь 2022, 09:30

"Сездә - рак", диделәр...

Шушы көннәрдә билгеле җырчы Ләйсән Гыймаева социаль челтәрдә үзенә «яман шеш» диагнозы куелуы, операция кичерүе турында хәбәр итте.

"Сездә - рак" диделәр...
"Сездә - рак" диделәр...

"Елмаеп-көлеп, шаярып кызыклар төшереп йөргән Ләйсәнегез 10 ай элек бу сүздән акылдан язар чиккә җитте... Тормыш 180 градуска борылды да куйды", - дип язып чыкты Ләйсән.

Бүген әлеге җиңел булмаган теманы дәвам итеп Ләйсән болай дип уртаклаша:

«Яңа ел алдыннан хастаханәгә ятам дип олы кызларыма – Таңсылу һәм Зифага әйтү җиңел булмады. «Нәрсә булды? Кай җирең авырта? Нишләтәләр?» кебегрәк сораулар бирделәр. Ләкин без өч хәрефле диагнозны әйтми торырга булдык. Зәйнәп гомумән белми. Операция уңышлы үтте. Аннары гыйнвар уртасына кадәр нәтиҗәләр көттек. Ул вакытта «Мине нинди дәвалау көтә? Химия булса нишләрмен? Чәчләрем коелса, ничек кеше күзенә күренермен? Дәвалануның файдасы булырмы?» – шушындый рухтагы мең дә бер сорау белән йөрдем. Ничек кенә булмасын күңел түрендә барысы да яхшы булачагына Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасына бөтен җаным белән ышана идем.

Көтелгән көн килеп җитте. Операция барышында алынган гистология анализлары миңа гормонотерапия билгеләде. Бу дарулар белән авыруны җиңеп була, химия дә, нурланыш терапиясе дә кирәкми дигән сүз иде. Моны ишеткәч, ул көнне дөньяда миннән дә бәхетле кеше булмагандыр. Ләкин күкрәк рагы күпчелек очракта хатын-кыз органнарына күчәргә мөмкин икән. Шуңа мин ай саен укол ясатырга яки органнарны бөтенләй алдыртырга дигән сайлау алдында калдым.

Онкологиядә «второе мнение» дигән төшенчә бар. Бер табибның әйткән диагнозын башкага барып тикшертергә мөмкин. Шуңа күрә февраль аенда бөтен анализларны алып Мәскәү янындагы Обнинск шәһәренә барып кайттык. Андагы табиблар да шул сүзләрне әйткәч, тынычланып кайтып киттек. Бүгенге көнгә кадәр уколлар һәм дарулар белән дәвалануны дәвам иттем. 3 көн элек теге вакыттагы «иң яхшысы алып ташларга» дигән операция булды, алдылар… Анализлар көтәм.

Миңа язган җылы сүзләрегез, теләкләрегез өчен мең рәхмәт сезгә! Шуны әйтәсем килә – мин бу постларны кызгандырыр өчен язмыйм. Беләм, минем кебек хәлдә калучылар бар. Миңа килгән хатлардан да күрәм, әлеге диагноз белән очрашучылар, аны җиңүчеләр, хәзерге вакытта көрәшүчеләр бар. Минем сезгә ярдәм итәсем, рухи яктан көч бирәсем килә. Яхшыга ышаныгыз! Яшим дип яшәгез!" - дип яза Ләйсән Гыймаева.

Фото:  матбугат.ру,  "bigbookname.com",

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: