+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 сентябрь 2022, 12:27

2022 ел турында Ванга ниләр әйткән булган?

Күрәзәченең коронавирус һәм башка хәлләр турындагы фаразлары тормышка ашты. Хәзер ни булыр?

2022 ел турында Ванга ниләр әйткән булган?
2022 ел турында Ванга ниләр әйткән булган?

Бөтен дөньяга билгеле Ванга 2022 елга нинди фаразлар белән бүлешкән соң?

Ванга һәрвакыт урыс җиренә җылы мөнәсәбәттә булган, чөнки Русияне бөтен дөньяның иң мөһим рухи терәкләренең берсе, дип санаган. Аның күрсәтмәләре төрле була, әмма күрәзәче һәрчак безнең дәүләтнең халыкара аренадагы ролен ассызыклый. Ул раслаганча, нәкъ менә Русия дәүләтара берләшү һәм планетар масштабтагы проблемаларны хәл итү өчен әйдәп баручы көч булачак.

«Бөек ил тезләнгән җиреннән торып басып, дөньяда иң зур урынны алачак», - дигән ул.

Ванга безнең халыкның үзенең чыганакларына һәм диненә кайтачагына һәм дөньядагы иң көчле дәүләтләрнең берсенә әвереләчәгенә ышанган.

Ванга Русия атлаган юл гади булмаячак, дип раслый. Башта урыс халкына бик күп кыенлыклар белән очрашырга туры киләчәк. Ышану һәм абруйлы җитәкчелеккә таянып, ил заманның барлык чакыруларын да җиңә алачак.

Шулай ук Ванга ике тугандаш халыкның бер-берсенә каршы чыгачагын да әйткән. "Бик күп кан коелачак, әмма Русия үзенең көчен күрсәтәчәк", - ди ул.

Күрәзәче сүзләренчә, Русия хәерчелек һәм сугышлар аркасында үз илләрен ташлап китәчәк күп кенә эмигрантларның сыену урыны булачак.

Кешелек дөньясында Ванга, чыннан да, гади кешеләрдән аерылып торучы шәхес буаларак билгеле. Белгечләр ул әйткән сүзләрнең 70 проценты тормышка ашуын билгели.

Фото: ezoterkin.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: