Христофор Колумб океанның бу өлешендә булганда үзенең судно журналына “команда әгъзалары суда яктылык сибүче нокталар күрде”, дип яза. Серле нурланыш – судагы күбек белән капланган яктылык сибүче нокталар монда бүген дә даими күзәтелә.
“Аполлон-12”дә җиһанга очкан Америка астронавтлары, старт вакытында Бермуд өчпочмагында гадәти булмаган җемелдәү күрдек дип хәбәр итә.
Бермуд өчпочмагы һавада һәм диңгездә саксыз эш итүче навигаторлар өчен куркыныч белән яный. Чөнки ул — компас уклары планетабызның магнит полюсларын күрсәтми торган Җирнең ике урынының берсе. Шуның нәтиҗәсендә самолет һәм кораблар дөрес булмаган юнәлештә хәрәкәт итә, ә команда бу турыда белми. Бәлки, шуның өчен дә диңгездә яшәүче тереклек ияләре дә үзләрен сәер тотадыр. Балыкчылар бу урында балыкларның корсакларын өскә куеп йөзгәнен күргән.
Әлбәттә, 1945 елның 5 декабрендә Американың 5 бомбардировщиктан торган звеносы югалу иң билгеле сәер очрактыр. Бу самолетлар АКШның Форт-Лодердейлдагы (Флорида штаты) хәрби-диңгез флоты базасыннан һавага күтәрелә һәм кире әйләнеп кайтмый. Бу самолетларның калдыклары әлегә кадәр табылмаган.
Беренче фараз буенча, тәҗрибәле 14 очучыдан торган эскадрилья, тыныч океан өстеннән гадәти очу күнекмәләре вакытында аяз көндә серле рәвештә юкка чыккан.
Радиоэфир вакытында очучылар базага навигация җиһазларының дөрес күрсәтмәве һәм гадәти булмаган күренешләр турында хәбәр итә: “Без юнәлешне билгели алмыйбыз, ә океан өсте гадәти түгел”, “Без ак төстәге су өстенә төшәбез”... Бомбардировщиклар юкка чыккач, аларны эзләргә башка самолетларны җибәрәләр. Аларның берсе – гидросамолет “Мартин Маринер” да югала.
Икенче фараз буенча, асылда, югалган самолетларга курсантлар гына идарә иткән. Аларның инструкторы лейтенант Тэйлор гына тәҗрибәле очучы булган. Ул күптән түгел генә Форт-Лодердейл базасына күчерелгән һәм бу төбәкне начар белгән.
Радиосөйләшүләр язмасында бернинди дә гаҗәеп күренешләр турында сүзләр теркәлмәгән. Лейтенант Тэйлор ориентирны югалтуы, ике компасы да сафтан чыгу турында хәбәр итә. Үзенең кайда икәнен белергә теләп, ул хаталана, звено Флорида-Кис утравы өстеннән оча дип уйлый, аңа, кояшка карап, төньякка таба очарга кушалар. Радиоэлемтә начар булу сәбәпле (башка радиостанцияләр комачаулый), ул эскадрильяның кайда икәнен билгели алмый. Күпмедер вакыттан соң Тэйлор көнбатыш юнәлешендә очарга карар итә, ләкин ул ярга барып җитә алмый, самолетның бакларында ягулык бетә.
Бомбардировщиклар экипажлары суга утырырга ниятли. Ләкин бу вакытка инде караңгы төшә, диңгез тыныч булмый. Тэйлор җитәкчелек иткән звено адашканы билгеле булгач, аларны эзләргә башка самолетлар, шул исәптән ике “Мартин Маринер” да һавага күтәрелә. Ләкин мондый тип самолетларның бер зур җитешсезлеге була: ягулык парлары кабинага үтеп керә, аны шартлату өчен кечкенә очкын да җитә. Шул вакытта бу тирәдә булган “Гейне Миллс” танкеры капитаны һавада зур шартлау күрүен әйтә.
1945 елның 5 декабрендә Бермуд өчпочмагында нәрсә булуы турында бүгенге көнгә кадәр билгесез. Бу районда башка самолет һәм корабларның югалуы да әлегә кадәр ачылмаган сер булып кала.
АКШның милли океан һәм атмосфера оешмасы әгъзалары: “АКШның Хәрби-һава көчләре, Хәрби-диңгез флоты һәм Яр буе сагы хезмәте бу югалуларга дөрес кенә аңлатма бирә алмыйлар”, — дип хәбәр итә.
“Иблис өчпочмагы” дигән популяр китап авторы Ричард Вайнер: “Анда гаҗәеп хәлләр була. Мин аларның барысы да приборлар һәм кешеләрнең хатасы, механизмнарның ватылуы белән генә аңлатылмый дигән фикердә торам”, — дип яза.
“Югалу алдыннан” китабы авторы, НЛОлар буенча белгеч Джон Уоллис Спенсерның биргән аңлатмасы фантастикага якын. Спенсер, бу урында океан төбендә космостан килгән җан ияләре үзләренең колонияләрен оештырган, дип исбатларга тырыша. “Бу югары интеллектлы җан ияләре суга баткан кораб, самолетлар һәм аларның экипажлары белән тәҗрибәләр үткәрә”, – дип яза ул.
Бермуд өчпочмагы сере турында сүз чыкканда чит планетадан килүчеләр теориясе турында еш ишетергә туры килә. Бу мәсьәлә белән шөгыльләнүчеләрнең кайберләре, юкка чыккан самолет һәм кораблар суга батмаган, ә билгесез оча торган объектлар аларны алып киткән, дигән фикердә тора.
Бик күп микъдарда диңгез төбеннән чыгучы метан гидраты турында да фараз яши. Ул фәнни дәлилләргә нигезләнгән һәм күп нәрсәгә аңлатма бирә ала. Галимнәр исәпләүләренчә, диңгез төбеннән судно зурлыгындагы газ куыгы күтәрелә ала. Суның физик характеристикалары үзгәрү нәтиҗәсендә судноның су өстендә калырлык мөмкинлеге бетә һәм кораб шунда ук бата.
Шушы рәвешле су төбеннән газ чыгу самолетларга да куркыныч тудыра, чөнки бу вакытта реактив һәм эчке янулы двигательләр эшләүдән туктый. Мондый газ янып китәргә сәләтле түгел, ләкин двигательләрне сүндерә. Моңардан тыш, һаваның физик характеристикасы – тыгызлыгы үзгәрә. Бу вакытта самолетлар аска төшә башлый, чөнки аларның канатларының күтәрү көче кискен кими, ә альтметрлар машина өскә күтәрелә дип күрсәтә. Самолетны аска юнәлтеп тигезләргә тырышу океанга төшеп батуга китерә.
Океанның бу урынында гаять зур дулкын барлыкка килү турында да фаразлар бар. Бу океан төбенең гаҗәеп үзенчәлекле рельефлы һәм агымның көчле булуыннан килә. Мондый 30 метр биеклегендәге дулкыннар моңа кадәр бары тик әкиятләрдә һәм борынгы риваятьләрдә генә була дип исәпләнә иде. Ләкин заманча фәнни приборлар мондый дулкыннарның бөтенләй уйламаган шартларда да барлыкка килүен дәлилли. Европа космос агентлыгының ике юлдашы океан өстендәге мондый зур дулкыннарны фотога төшереп алган, шул рәвешле алар бик сирәк очрый, дигән фикерне кире какты. Мондый дулкыннар заманча судноны күз ачып йомганчы батырырга сәләтле. Беренче карашка, судно 15 метрдан биегрәк дулкын белән бәрелергә тиеш түгел. Ләкин андый дулкын батырган суднода исән калучыларның сүзләренә караганда, зур дулкын якынайганда аның алдында тирән упкын, аннары су стенасы барлыкка килә икән. Мондый зур дулкынга самолетлар бәрелеп суга батуы да бик ихтимал бит.
Бермуд өчпочмагында ни өчен самолетлар һәм кораблар бата соң? Монда ниндидер серле космик көчләр кулы уйнавы турындагы фаразлар, безнеңчә, дөрес түгел. Су астыннан чыгучы метан газы һәм зур дулкыннар турындагы фаразлар дөреслеккә якын кебек. Бермуд өчпочмагындагы һава һәм су юлындагы хәрәкәтнең гаять ешлыгын һәм анда теркәлгән һәлакәтләрнең күплеген исәпкә алганда, бу районда гадәттән тыш, ис китәрлек бернәрсә дә юк сыман. Ләкин ничек кенә булмасын, пассажирлар ул юнәлештә корабта йөзәргә һәм самолетта очарга курка...
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.