23 сентябрь кичендә Санкт-Петербургта Фрунзе районы полициясенә Башкортстаннан булган 25 яшьлек кыздан хәбәр килә.
Мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, кыз эштән өенә кайтканда, аны Фарфор постында билгесез кеше көчләгән. Ул аңа борычлы баллончыктан сиптереп, җинаять кылган, шуннан соң кыйммәтле телефонын урлаган.
Билгеле булганча, тәртип сакчылары видеокүзәтү камераларыннан язуны караган һәм ориентировка төзегән.
Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган.
фото: башинформ