+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
27 сентябрь 2022, 13:45

Корбаннар саны 17гә җиткән, 11е - балалар...

Ул гел капюшонда, башын аска иеп йөри иде, ди күршеләре атыш оештыручы турында.

Корбаннар саны 17гә җиткән, 11е - балалар...Корбаннар саны 17гә җиткән, 11е - балалар...
Корбаннар саны 17гә җиткән, 11е - балалар...

Күршеләре Ижевскида 88нче мәктәптә ату оештырган Артем Казанцевның йомык холыклы кеше булуы, капюшонда йөрүе һәм беркайчан да исәнләшмәве турында белдергән. Ул әнисе һәм әбисе белән яшәгән, яшәү өчен шартлар бик яхшы булган, дип сөйләгән "РИА Новости"га подъезд буенча күршеләр.

Дүшәмбе көнне Ижевскида 88нче мәктәптә аның элекке укучысы, 1988 елда туган ир ут ача һәм соңыннан үз-үзен үтерә. Артем Казанцев психоневрологик диспансерда исәптә торган, дип хәбәр итте журналистларга Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов.

Соңгы мәгълүматларга караганда, 17 кеше җинаять корбаны булган, шуларның 11е - балалар. Дистәләрчә кеше яраланган, алар арасында да күпчелек - балалар. Удмуртиядә матәм игълан ителде.

Казанцевның күршеләре егетнең җәйге эссе көндә дә капюшон киеп йөрүен, подъезддан чыккач, һәрчак башын июен, исәнләшмәвен билгели. Кызлары, дуслары булмаган, ул мондый диагноз белән беркайда да эшләмәгән дә. Аннары аны үзе атыш оештырган мәктәп янында еш кына күргәннәр...

Фото: мк.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас