-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 сентябрь 2022, 17:35

Өч хәреф

Гомер үтә дә китә, татулыкка ни җитә!Дөнья дигәнең бик кызык бит ул. Менә минем якын ахирәтем бар иде. Иде дип, әле дә исән ул. Бәләкәй чактан ук бергә уйнап үсеп, бергә белем алып, буй җиткердек. Бераз исәйгәч, бер үк егетләргә күз атып “үлеп гашыйк” булдык.

Өч хәреф
Өч хәреф
Мине язмыш туган яктан еракларга алып китте. Дус кызым авылда калды. Мин, ниһаять, туган авылыма урап кайтып төпләнгәндә, дустым дүрт баланың газиз әнисе иде инде. Тормыш юлдашы минем карашка гади генә, зәңгәр күзле, ут кебек җирән чәчле ир-егет. Ә холкы, мин сиңа әйтим... Ахирәтемне урам баганасыннан гына түгел, күләгәсеннән дә көнли иде, бугай. Хәләл җефетенә ягымлы сүзе – өч хәреф. Шул өч хәрефне эзләп, вакытында өйгә кайтмаган, юмаган, җыймаган. Кыскасы, бәйләнергә кырыкмаса-кырык сәбәп таба да тора һәм шул өч хәрефен эшкә җигеп, дустымны битәрли иде. Ә ахирә­темнең эше җиңелләрдән түгел, фермада бозаулар карый иде ул. Маллары чирләп китсә, кизүдә торып, вакытында кайта алмый калган чаклары да була. Әгәр инде ире әзрәк “тамак чылатып” алса, бетте... Ике көннең берендә мескен хатын балалары белән чормага менеп китә, яки абзарда яшеренеп кала. Кыш көннәрендә күршеләрнең базына кереп кача. Ә тегесе дөнья бетереп эзли. Табып алса, миһер­банлык көтмә инде, сындырып ташлый, һич аямый. Күршеләре дә бик яшерми качкыннарны. Чөнки өлеш аларга да мул гына эләгә. Күрше белән ызгышып, ачуланышып яшисе килми беркемнең дә.
Менә шулай итеп, ир суккан җир тәмугта янмас дип, ахирәтем сабырланып яши бирде. Вакыт үтте. Бәләкәй балалары ир-егетләр, матур кызлар булып үсеп җиттеләр. Тик әти кеше генә үзгәрмәде, холыксызлану дәвам итте. Үзенчә яшәде, үзенчә гомер сөрде. Һәм бервакыт шул өч хәреф үзенең башына җитте дә бугай.
Күршеләренә шәһәрдән, ерак Себер якларыннан кунаклар кайтып төшкән. Билгеле инде, кунак ашына күршеләр дә чакырыла. Әзрәк “сыйланып” алгач, бу әтәчләнә башлый. Ә кунак егет тыныч­ландырмакчы була, күрәсең, бер-ике сүз әйтеп куя. Монысына шул җитә кала, теге өч хәрефенә янә “яшь әтәч” дип тә өсти. Егет ерак төбәкләрдә өч хәрефтән торган “курслар”ны бетереп кайткан булса кирәк, бер генә очып куна...
Шул “яшь әтәчнең чукуын” күтәрә алмады бахырың. Озак кына авырып ятып, мантый алмыйча җан тәслим кылды. Иренең вафатына бик кайгырмас дип уйлаган идем ахирәтемне. Әй дөнья, үзенең сәер якларын күрсәтә дә тора шул! Үлгәннәрне һич тә начарлык белән искә алмыйлар, тик шулай да, бер рәхәтлек тә күрсәтмәгән ирен сагынып, көне-төне елап, ычкына язды бу.
Балалары, әниләре янына чиратлашып кайтып, куна-төнә йөрде. Вакыт үтү белән бераз тыныч­ланды ахирәтем. Хәзер еламый инде, күңел кичерешләрен ак кәгазьгә терки:

Кояш йөзле җанкисәгем,
Китәсеңне белмәдем.
Яратуың көчле булды,
Ялкынында дөрләдем.

Йокла, җаным, тыныч йокла,
Сиңа атап җыр язам.
“Иркәм” дигән сүзләрең дә
Сагындыра бит тәмам.

Белмим, мәхәббәттерме ул, әллә соң әти-әнисенең тәрбия нәтиҗәсе­ме? Бәлки, кеше арасында балаларым әтиле булсын дип түзеп яшәгәндер? Һәрхәлдә, бала­ларының киләчәге өчен әниләренең сабырлыгы үрнәк булыр дип исәплим. Әтиләре урам буенда сукбайлыкта йөрсә дә (хәзер андыйлар белән дөнья тулган), яхшы булмас иде.
Сабыр төбе – сары алтын диләр дә бит. Алтын җылытмый да, иркәләми дә. Гомер үтә дә китә, татулыкка ни җитә дип яшәүләре – нинди күркәмлек. Уллары әтиләрен кабатламас, дип уйлыйм. Әлегә бик матур итеп яшәп яталар. Ахирәтем белән һаман аралашып гомер кичерәбез. Бу мәкаләм берәрсенең язмышын чагылдырган булса, гафу итәрсез, бу бары тик туры килү генә.

Флүрә Газизова.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: