+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 сентябрь 2022, 08:00

Элвин Грейны талаганнар

Бу хәл Түбән Тагилдагы концерт алдыннан булган.

Элвин Грейны талаганнар
Элвин Грейны талаганнар
Түбән Тагилдагы концерт алдыннан Уфа җырчысы Радик Юлъякшинның (Элвин Грей) синтезаторын урлаганнар.

Артист 24 сентябрьдә команда белән чыгыш ясарга тиеш булган — чара алдыннан берничә сәгать алдан музыкантлар «Металлург» кунакханәсе янындагы автомобильгә җиһазны төяп, мәйданга киткәннәр, әмма юлда синтезаторның онытылуын белеп алганнар. Кире әйләнеп килгәч, алар коралны таба алмаган.

- Камераларда егет һәм кызның узып барулары, коралны алып качулары күренә иде. Полициягә гариза язылган инде, — дип сөйләде «Түбән Тагил гастрольләре» агентлыгы директоры Татьяна Ганенко. - Шушы хәлгә карамастан, синтезаторга алмаш табылды һәм концерт уңышлы узды. Без тамашачылардан бик күп яхшы бәя алдык.

Әйткәндәй, берничә көннән синтезаторны китереп биргәннәр. Янәсе, аны югала күрмәсен дип алып торганнар икән.
 
Фото: "ufatime.ru"


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: