Карадел районара суды опека һәм попечительлек бүлегенең 33 яшьлек хатын-кызны ана хокукыннан мәхрүм итү турындагы дәгъвасы буенча гражданлык эшен карады.
Суд мәгълүматлары буенча, балигъ булмаган ике балалы хатын аларны тәрбияләүдән һәм карап-тотудан баш тарта, әхлаксыз тормыш рәвеше алып бара, спиртлы эчемлекләр күп куллана, беркайда да эшләми. Даими яшәү урыны булмау сәбәпле, ул балаларын үсмерләр өчен социаль приютка урнаштырган һәм шул рәвешле аларны тәрбияләүдән читләшкән. Аларны кире кайтару омтылышы булмаган, һәм өч айдан артык балалар язмышы белән кызыксынмаган, приютка бармаган.
Нәтиҗәдә, суд дәгъвачы таләпләрен канәгатьләндергән.
Фото: мк.ру