

Янә уку елы башланды, мәктәпләр балаларның шау-шулы тавышына күмелде. Һәр бала тормышында иң чагу, иң күңелле, йөрәк түрендә гомерлеккә кала торган бәхетле мизгелләр чоры. Әмма бүген сабыйларның балачагын кара болытлар капламасын өчен әти-әнисенә, дәү әти-әниләренә уяу булырга, аларны күз уңыннан ычкындырмаска туры килә.
Бүген тормыш балаларны өйләргә бикләде. Үзен генә уйнарга чыгарып җибәрү, рәхәтләнеп дуслары белән бергә йорт алдында футбол тибүләр дә бетте. Күз күреме арасындагы мәктәпкә дә әти-әнисе яки әби-бабасы җитәкләп илтә һәм каршы ала. Эштә утырган әти-әни сабые өчен ут йотып көнозынына телефон аша баласын контрольдә тотарга мәҗбүр. Бигрәк куркыныч заманда яшибез шул. Күңелдәге шик-шөбһәне әледән-әле югалган балалар турындагы хәбәрләр дә көчәйтә. Моннан берничә ел элек Уфада мәсхәрәләп үтерелгән 11 яшьлек кыз өчен тетрәнүләр баласы булган әти-әни күңеленнән беркайчан да җуелмастыр, мөгаен. Белоретта 9 яшьлек кыз белән булган коточкыч хәл дә әледән-әле искә төшеп, тетрәндереп кенә тора. Бу үзәк өзгеч вакыйга 2017 елның июнь башында булган иде. Иртән мәктәпкә чыгып киткән кыз тиешле вакытка өйгә кайтмый. Яна кайтыр дип ышанып торган якыннары шул вакытта гына чаң суга. Юл өстендә урнашкан кибеттәге күзәтү камералары аның үтеп китүен ачык күрсәтсә дә, ул көнне Яна мәктәпкә дә барып җитмичә эзсез югала. Үкенечкә каршы, кызның моннан берничә көн элек кенә телефонын да урлаган булалар. Полиция хезмәткәрләре, волонтерлар ай буена югалган кызны эзләде. Күңел соңгы чиккә кадәр баланың исән булуына өметләнде. 1 июньдә – чалт аяз матур бәйрәм, Балаларны яклау көнендә янә бер сабый җанының җаһил кулыннан кыелуы турындагы хәбәр кара болыт булып сарылды.
Ни кызганыч, бүген тормышыбыз пычрак күңелле, акылга зәгыйфь, психик тайпылышлы адәм актыклары белән тулды. Иң куркынычы, алар балалар гомеренә кул суза. Мәкерле бәндәләр бер гаепсез сабыйларны рәнҗетә, ата-аналарына күтәрә алмаслык авыр кайгылар китерә. Җаннары күбәләк булып күккә очкан бу ике кыз баланы кире кайтару мөмкин түгел. Ә менә исәннәр һәм әле туасы сабыйлар хакына кешелек дөньясына берләшергә, уяурак булырга вакыттыр. Күңелдә шик тудырган күренешләргә битараф калмаска, вакытында чаң сугарга кирәк. Хәзер шәһәрдә генә түгел, авыл урамнарында да балаларга куркыныч яный. Мәсәлән, узган елны республиканың бер районында 57 яшьлек ир 8 яшьлек малайны һәм кызны машинасына утыртып алып киткән иде. Тикшерү версиясе буенча, Бәләбәй районында яшәүче ир ике баланы мәктәптән соң өйләренә кайтарып куярга тәкъдим иткән. Җинаятьче үзенең “Лада Ларгус” автомобилендә малайны өенә кайтарып куйгач, кызга машина йөртеп карарга тәкъдим итә. Автомобильдә икәү генә калгач, ул балага карата җенси характердагы гамәлләр кылган. Күп тә үтми җинаятьченең шәхесен ачыклап, кулга алдылар.
Белгечләр белдерүенчә, яз-көз айларында психик тайпылышы булган кешеләрнең авырулары тагын да көчәя. Кызганычка каршы, аларның күпчелеге тирә-ягыбызда тыныч кына яшәп ята һәм ниндидер җинаять кылгач кына ачыклана. Ә безгә, әти-әниләргә, уяу, игътибарлы булырга, балаларыбызны күз карасыдай сакларга гына кала...
Без үскәндә дөньялар шулкадәр тыныч иде. Авылда гына түгел, хәтта шәһәрдә дә бер йорттагы кешеләр үзләре бер авыл кебек аралашып, дус-тату яшәделәр. Ул вакытта бигрәк тә балаларга рәхәт иде. Иркенләп урамда уйныйлар, тамаклары ачса, бер-берсенә кереп сыйланып чыгалар. Өлкәннәр дә һәр баланы үз газизе өчен борчылган кебек үк кайгыртып, җаваплы карыйлар иде.
Бүгенгедәй хәтерлим, Уфада үскән икетуган энем 6 яшендә “Башкортстан сәүдә үзәге” тукталышыннан “Уфа” универмагы янында урнашкан балалар бакчасына кадәр троллейбуска утырып үзе бара иде. Эшкә сәгать 6дан торып киткән апабыз, улын һичбер шиксез, куркусыз шулай йөртте. Энемнең шул яшендә кыю һәм һич куркусыз булуында ул чакта халыкның ярдәмчеллеге, эчкерсезлеге дә зур йогынты ясагандыр, билгеле. Троллейбустагы әби-бабайлар баланың үзе генә булуын күреп, шунда ук сораулар биреп, кирәкле тукталышта төшереп үк калдырулары турында да сөйли иде туганнар. Хәзер инде үзләре әти-әни булган энеләрем-сеңелләрем ул елларны сагынып искә ала. Чыннан да, ул вакытта бала өчен күңел тыныч иде...
Фото: newvz.ru