+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 сентябрь 2022, 11:16

Украина солдатларының БТРын урлаган...

Тәтешле егете турында социаль челтәрләрдә хәбәр тарала.

Украина солдатларының БТРын урлаган...
Украина солдатларының БТРын урлаган...

Кем белән генә аралашсаң да һәркемнең телендә бер сүз - илдә тизрәк тынычлык урнашсын. Билгеле, халыкның кәефе дә сәяси вакыйгаларга бәйле. Шулай да социаль челтәрләрдә бик үзенчәлекле бер фоторәсем тарала. Анда Тәтешле районының Бүлкайпан авылы егете Фәнис Хөсәенов турында языла.

Егетне урлашуда гаепләп, бер елга төрмәгә утырткан булганнар. Ул аннан вакытыннан алда чыккан. Украинада махсус хәрби операциягә киткән. Егет биредә дә үзенең "сәләтләрен" онытмаган. Ул Украина солдатларының БТРын урлаган... Анда утыртып "тел" дә алып кайткан. Хәрбиләрнең гомерен дә саклап калган.

"Егетнең кушаматы - Юкабаш. Әлеге вакытта ул өйдә, отпуск биргәннәр", - дигән хәбәр белән дә тулыланган фотосурәт.

Фотода күренүенчә, егет - илебезнең чын патриоты. Ул БТРга "Башкортстан, Тәтешле, Нов. Кайпан" дип буяу белән язып та куйган.

Әгәр дә таралган бу хәбәр дөрес булса, мондый "озын кул"лы егетнең кылыгына тиешенчә җавап бирелер. Ә менә аның никадәр илнең патриоты булуы, чыннан да, сокландыра.

 

Фото:. социаль челтәрдән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: