+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
29 сентябрь 2022, 04:05

Кичер, улым...

Газиз баласын югалткан ананың аңа әйтәсе сүзләре бик күп җыелган... 

Кичер, улым...
Кичер, улым...
Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиеваның нарасые тугач та үлгәнлеге турында язган идек.
 
Аңа шактый вакыт узса да, ул һаман улы белән "сөйләшә".  Әнә шигырь юллары аша  бүгенге хәлләр турында  бәян иткән. Социаль челтәрдәге сәхифәсендәге бу иҗат җимеше җаннарны телгәли:

Улым, бәгърем! Кичер әниеңне,
Гомереңне саклый алмадым…
Күпме тырышсам да, Алла шаһит,
Үлемнән мин чара тапмадым.

Беләсеңдер, улым, җирдә сугыш:
Төрле катлам кешеләр китә.
Каршы ал син, улым, мәрхүмнәрне,
Син бәхетле, сугыш тик сүздә.

Кичер, улым, әмма бу көннәрне
Күрмәвеңә мин хәтта шат та.
Көт син, җаным, әти-әниеңне,
Очрашырбыз, диям, бер мәлдә.

Үлем көтәм, димим, тик өметем:
Вафат булгач сине күрүдә.
Мин ышанам, күчкәндер шул сиңа
Әтиеңнең күзе төсе дә.

Улым, син бел! Бәхет – мизгел бит ул,
Шуны көтеп яшим мин җирдә.
Дога кылам төнен йокламыйча,
Күңел тынычлыгы – изге Коръәндә.

Күрешербез, улым, булырсың зур –
Пәйгамбәр кебек утыз өч яшьтә.
Буең озын булыр, әтиең күк,
Үрелермен, кочып үбәргә.

Ә хәзергә көт син безне, улым,
Сугыш бетәр дөнья йөзендә.
Синең белән очрашуны көтеп,
Күз яшьләрем сөртеп яшим лә…

«Искиткеч шигырь юллары», «Җан, йөрәк белән язылган шигырь», – дип комментарий калдырганнар.

Фото: интертат


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: