+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
29 сентябрь 2022, 13:45

Әнисен дә, кызын да кыйнаган

Суд бу ерткыч хатынны төрмәгә озаткан.

Әнисен дә, кызын да кыйнаган
Әнисен дә, кызын да кыйнаган

Бишбүләк районара суды бер хатынга карата хөкем карары чыгарган.

Эш материалларыннан күренгәнчә, Русия Административ хокук бозулар кодексының 6.1.1 мәддәсе («кыйнау») буенча ике тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылган исерек ханым белән аның әнисе арасында җитди җәнҗал булган, шул ук вакытта оныгы әбисен якларга омтылган. Шул чагында әнисе баласын, чәченнән тотып, төрле якка болгый башлый, аннары берничә тапкыр корсагына, битенә суга...

Әби кечкенә оныгын аңардан алырга тырыша, ләкин хатын аның да эченә тибә, уң кулын тешли һәм башкалар.

Кызын кыйнаганда ул: "Мин сине барыбер үтерәчәкмен!", «Мин аны барыбер үтерәчәкмен!» , дигән сүзләр кычкырган. Бала көчкә аннан ычкынып котыла алган.

"Суд, эшнең барлык хәл-шартларын исәпкә алып, хатынны гаепле дип тапкан һәм, элегрәк билгеләнгән шартлы хөкемне гамәлдән чыгарып, аңа 2 ел 7 айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән», — дип хәбәр иттеләр судта.

Фото; bloknot.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: