+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
29 сентябрь 2022, 09:45

Төркиядә реанимациягә эләккән

Башкортстаннан 38 яшьлек өч бала анасы Төркиядә бәлагә тарыган.

Төркиядә реанимациягә эләккән
Төркиядә реанимациягә эләккән
Хәзер Эльвира Солтанморатованың туганнары аны Русиягә алып кайтып дәвалау өчен теләсә нинди мөмкинлек эзли, ләкин моның өчен аларга клиникада зур исәпне ябарга һәм медицина транспортлавы өчен махсус сайт табарга кирәк.

Эльвира ике ел элек балалары белән Төркиягә күчкән булган. Аланиядә яшәгән. Соңгы арада көчле авыртуларга зарланган. Сентябрь уртасында исә тора алмый башлаган. Төркия табиблары озак тикшергәннән соң "лимфома" (лимфа системасында яман шеш) диагнозы куймакчы. Ләкин өстәмә тикшеренүләр кирәк.

Туганнары Эльвираны Русиягә алып кайтырга ниятли. Әмма моның өчен чират көтәргә кирәк. Шулай ук, күп кенә акча таләп ителә. Якташыбызга сәламәтлек, бу сынауларны җиңеп чыгуын теләп калабыз.

Фото:  "sorokulya.ru"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: