+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
30 сентябрь 2022, 12:50

Интим өчен 132 мең сум күчергән

Башкортстанда бер көндә 13 кеше аферистлар корбаны булган.

Интим өчен 132 мең сум күчергән
Интим өчен 132 мең сум күчергән
Зыян күрүчеләр арасында Уфада яшәүче ике кеше дә бар. 54 яшьлек хатын - эшкә урнашу өмете белән, ә 40 яшьлек ир-ат интим хезмәтләр алырга теләп, акчасын җилгә очырган. Алдан түләү кысаларында ул 132 мең сум акчасын таныш булмаган номерга күчергән. Шуннан соң әңгәмәдәше радарлардан юкка чыккан. Полицейскийлар тозаклар куйган аферистларны табар һәм җәзага тартыр, дип өметләнеп, егет Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә мөрәҗәгать итә.

Тагын бер кеше шулай ук социаль инжиниринг корбаны булган. Резюме уңаеннан шалтыраткан һәм аңа вакансия тәкъдим иткән әңгәмәдәше белән сөйләшкәндә, ул аның сүзләренең дөреслегенә шикләнмәгән. «Эш бирүче» булачак эшчедән залогка 18 мең сум сорагач та сагаймаган.

Чынбарлык шул - мошенникларны табуы авыр. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында: "Таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез. Янәсе, банк хезмәткәреннән шалтырату килгән очракта, трубканы куегыз. Онытмагыз, мошенниклар ялган номерларны куллана ала. Социаль медиада аралашканда уяу булыгыз. Танышлардан шикле хәбәрләр алганда, алар белән шәхси элемтәгә керегез. Тикшерелмәгән сайтларга да шикле сылтамалар буенча кермәгез", - дип кисәтәләр.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: