+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
30 сентябрь 2022, 12:00

Күпердән сикерәм генә дигәндә...

Уфада 110нчы автобус йөртүчесе күпердән сикерергә теләгән ирне коткарган.

Күпердән сикерәм генә дигәндә...
Күпердән сикерәм генә дигәндә...
Уфада 110нчы автобус йөртүчесе күпердән сикерергә теләгән ирне коткарып кала. Ул исерек булган. Автобусның бер пассажиры "Башавтотранс"ка хат язып, рәхмәт сүзләре җиткергән.

УПАТП-1 хезмәткәре Родион Искәндәров ул кичне Агыйдел күпере буйлап Дуслык монументына таба хәрәкәт иткән. Күпердә киртәнең теге ягына чыгып басып торган кешене күреп, шофер, уйлап та тормыйча, ярдәмгә ташлана. Ул автобусны туктата һәм башка хезмәттәшләре белән аны тартып алып, автобуска утырта һәм маршрутын дәвам итә.

Шофер пассажирны тукталышка алып килә. Юлда сөйләшеп баралар, егет төшкәч тә водитель аңа ниндидер сүзләре әйтеп озатып кала. Тегесе, коткаручысына рәхмәт әйтеп, өенә кайтып китә.

"Башавтотранс" җитәкчелеге дә үз хезмәткәренең эшен бәяләгән. Родион Искәндәров үзен герой дип санамый. Аның урынында һәр кеше шулай эшләячәк, ди ул.

фото: собкор02.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: