+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 октябрь 2022, 12:30

64 яшьлек Игорь Скляр хәрби хәрәкәтләр зонасына китә

Русиянең халык артисты Игорь Скляр махсус хәрби операция зонасына китүен раслады.

64 яшьлек Игорь Скляр хәрби хәрәкәтләр зонасына китә
64 яшьлек Игорь Скляр хәрби хәрәкәтләр зонасына китә
"Өч көннән кузгалам. Эшелонда - Ростовка, аннары бер ай әзерләнү, һәм алга - баррикадаларга!" - дип хәбәр итә ул. Актерга декабрьдә 65 яшь тула.

Кино йолдызын начар уйлар куркытмый, чөнки аның аңлаешлы һәм зур максаты бар — Туган илне саклау. Сүз уңаеннан, фронтка китәргә әзер булган коллегалары турында сөйләгәндә, Игорь Борисович, алар барысы да үзләре өчен генә җавап бирә, дип билгеләп үтте.

Әйткәндәй, Игорь Скляр яшь чагында - Горькийда, аннары Мәскәүдә кавалерия полкында хезмәт иткән.

Шушы көннәрдә Иван Охлобыстин, хезмәт итү өчен яшь буенча үзенең туры килмәвен, ә менә аның танылган дусты Донбасска мотлак барачак, дип белдерде. «Миша Пореченков белән сөйләштем. Кем кем, ә чакырсалар, ул беренче булып барачак», - дип ышандырды актер.

Фто: утро.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: