+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
3 октябрь 2022, 08:10

Башта төзегән, аннары яндырган...

Бер ир сөйгәненә төзеп биргән йортка ут төрткән.

Башта төзегән, аннары яндырган...Башта төзегән, аннары яндырган...
Башта төзегән, аннары яндырган...
Ишембай шәһәр суды яндыру юлы белән чит кешенең милкен белә торып юк итүдә гаепләнүче 58 яшьлек кешегә карата җинаять эшен карады.

Судның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бер ел элек танышының өендә ул исерек хәлдә аның торагын яндырырга булган. Ул бензинны идәнгә, өй стеналарына сипкән һәм ут төрткән. Йорт янып киткән, бу вакытта өйдә булган хатын янгынны сүндерергә өлгергән.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Тикшерү вакытында ул әлеге йортны төзүдә танышына ярдәм итүен әйтә, моның өчен пилорамада эшләгәндә хезмәт хакы исәбенә төзелеш материаллары алган була. Торак төзелгәннән соң, хатын аны өйдән куа башлый. Алар арасында конфликт килеп чыга, һәм ул бинаны яндырырга карар итә.

Йомшартучы хәлләрне исәпкә алып, суд ирне гаепле дип тапкан һәм 1 ел да 2 айга шартлы рәвештә бер ел иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас