Бөре районара суды бер ханымның уфалыга карата әхлакый зыянны компенсацияләү турындагы дәгъвасы буенча эшне карады.
Дәгъвада нигезләнгәнчә, 2018 елның мартында «ВАЗ-217030» салонына дүрт пассажир, шул исәптән дәгъвачыны, утырткан водитель Благовещен районында, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыга һәм йөк машинасы белән бәрелешә. Авариядә «ВАЗ» автомобиленең өч пассажиры, шул исәптән дәгъвачының яшь ярымлык кызы һәлак булган, ә хатын кома хәлендә дәваханәгә салынган.
2018 елда суд карары нигезендә җавап бирүче җинаять кылуда гаепле дип табылган һәм аңа ике ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирелгән.
Дәгъвачы гаепледән, кызының үлеме сәбәпле, аның файдасына мораль зыян өчен - 3 млн. сум, сәламәтлегенә авыр зыян китерү сәбәпле – 500 мең сум, суд чыгымнары өчен 20 мең сум күләмендә компенсация түләтүне сораган.
Суд гаепләнүчедән кызның үлеменә бәйле рәвештә китерелгән мораль зыянны компенсацияләүгә - 900 мең сум, сәламәтлеккә авыр зыян китерүгә бәйле әхлакый зыян өчен - 350 мең сум, суд чыгымнарына 20 мең сум күләмендә акча түләтү турында карар чыгарган.
Искәртеп узабыз, әлеге авариядә шулай ук 32 яшьлек хатын һәм тагын бер яшь ярымлык бала һәлак булган.
Фото: башинформ