+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 октябрь 2022, 12:30

16 ел качып йөргәннән соң хөкем ителгән

Уфада гаилә әгъзаларын үтергән һәм хокук саклау органнарыннан 16 ел яшеренеп йөргән ирне хөкем иттеләр.

16 ел качып йөргәннән соң хөкем ителгән
16 ел качып йөргәннән соң хөкем ителгән

у хакта Башкортстанның Тикшерү комитетында хәбәр иттеләр.

32 яшьлек хөкем ителүче җинаятьне 2005 елда ук кылган. Ул вакытта аңа нибары 16 яшь булган, ул Менделеев урамында бабасы һәм апасы белән яшәгән, ләкин соңгысы белән еш кына талашкан.

Үтерү көнендә үсмер идәнгә әйберләрен ыргыткан. Конфликт килеп чыккан һәм егет гантель белән туганының башына суккан, ә соңыннан хатынны пычак белән суеп үтергән. Бабасына да гантель белән тондырганнан соң  үсмер качып киткән. Тикшерүчеләр аның җинаятьтә катнашлыгы булуын ачыклаган һәм эзләүгә биргән.

16 ел буе ир Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда сукбайлыкта йөри, ләкин былтыр Башкортстан полициясенә бирелә - участокка килеп, гаебен таный. Ирне ике кешене үтерүдә гаепле дип табалар һәм 6 елга хөкем итәләр.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: