+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 октябрь 2022, 03:55

Хөкем ителгәннәр үзләрен Украинага җибәрүләрен сораган

«Бутырка» төрмәсендә утыручы гомерлеккә хөкем ителгәннәр Украинадагы хәрби махсус операция зонасына җибәрүләрен сорап гариза язганнар.

Киллерлар үзләрен Украинага җибәрүләрен сораганКиллерлар үзләрен Украинага җибәрүләрен сораган
Киллерлар үзләрен Украинага җибәрүләрен сораган

Бу хакта "Московский комсомолец" яза.

Арестантлар үзләренең сугыш тәҗрибәләренә сылтана һәм аларга "терять нечего" дип белдерә: кайберләре хәтта бер түгел, ике яисә өч тапкыр гомерлеккә хөкем ителгән.

"Безгә автоматлар бирегез! Җыр белән үлемгә барыйк. Дәүләт думасы депутатларының үлем җәзасын кире кайтару ихтималы турында соңгы белдерүләреннән соң, бездә сайлау мөмкинлеге юк», — ди гомерлеккә төрмәгә хөкем ителгәннәрнең берсе.

ОПГ лидерлары, террорчылар һәм киллерлар, мөгаен, дөрес фикер йөртәдер дә: студентлар һәм инженерларга караганда, алар арасында хәрби чаралар өчен әзер кешеләр күбрәк. Ләкин андый явызланган, ерткычка әйләнгән кешеләрнең кулларына корал тоттырсаң нәрсә булыр? Әлбәттә, алар арасынннан СВО зонасына иреклеләрне сайлау мөмкин кадәр җентекле булырга тиеш. Югыйсә, яңа бәлане көт тә тор.

Фото: Геннадий Черкасов

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас