+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 октябрь 2022, 04:05

Соңлаган тәүбә

Егерме ел стажлы наркоманның җан авазы.

Соңлаган тәүбәСоңлаган тәүбә
Соңлаган тәүбә
“Яман гадәт — яман чир”нең бер чыгарылышыннан соң “ВКонтакте”дагы биткә бер хат килеп төште. 20 ел буе наркотиклар кулланган егетнең мөрәҗәгате иде ул. Бүген аның хәле нык авыр, ул яман чиргә тарыган һәм аңа төрмә яный. Ул, наркоман булу сәбәпле, якыннарын ничек рәнҗетүе һәм нормаль хәлгә кайтуга өметен өзүе турында язган. Аның язмышы башкаларга гыйбрәт булсын дигән теләктә бу язманы бастырырга булдык.

“Энәгә утырсаң – бетте...”

Аңа 38 яшь, ул Уфада туып-үскән. Аның сүз­ләренчә, табиблар җитди авыру диагнозы куйгач, ул наркотик куллануын ташлаган. Шул вакыттан ир кинәт ябыга башлаган, хәзер йөрүе һәм сөйләшүе авырлашкан.
Ә барысы да мәктәптә башлана, ул чакта үсмер марихуана татып карарга була һәм тиздән наркотиклы кичә­ләрнең даими катнашучысына әверелә. Элегрәк ул үзе подъездларда калтыранып йөргән “наркоша”ларга нәфрәт белән караса, акрынлап аларда яңа дуслар тапкан.
— Борылыш ноктасы төнге клубта булды. Мин бу кичәдә бик аз кешене белә идем, ләкин шунда ук бөтенесе белән танышырга теләдем, җиңел генә аралашып киттем, берничә атна өйдә яшәмәдем. “Винт” марафоннары өчен (психиканы дәртләндерүче препаратлар куллану белән күп көнлек кичәләр) клубка бармен булып урнаштым һәм аннан чыкмадым да диярлек: бер тәүлек эшләдем, бер тәүлек шунда йокладым һәм даими наркотик кулландым, — дип искә ала егет.
Әти-әнисе, улларының йончыган хәлдә эштән кайтуын күргәч, акча бирүне чикли башлый, һәм егет төрле хез­мәтләр өчен үзен наркотиклар белән сыйлаган дилер белән якыная.
— Мин аның иң якын дус­тына әйләндем, ул берәр нәр­сә сораса, мәсәлән, клиентлардан акча алырга, ярдәм иттем. Мин боларның барысын да наркотиклар өчен эш­ләдем: дуслык битлеген кидем, — дип аңлата ир.

“Үзең дәваланырга теләмәсәң, барысы да файдасыз”

Чираттагы тапкыр наркотиклар тапшырганда аны полиция тоткарлаган, ә суд 3,5 елга иркеннән мәхрүм иткән. Коло­ниядә ир бәйлелектән ко­тылырга тырыша, спорт белән шөгыль­ләнә һәм үзен нормаль физик формага кертә, тик азат ителгәннән соң иске гадәтенә әйләнеп кайта. Үзе наркоман булган, ләкин аны җиңә алган балачак дус­ларының берсе аны яшерен рәвештә реабилитация үзә­генә илтә, ләкин бу да ярдәм итмәгән.
— Сезгә үзегез барырга теләгән үзәктә генә ярдәм итә алалар. Әгәр дә үзегез дәва­ланырга теләмисез икән, барысы да файдасыз. Без 11 кеше идек, һәм минем белән реабилитация курсын үткән һәркем соңрак кабат наркотиклар куллана башлады. Реабилитация үзәгенең ку­раторларының берсе белән дуслаштым, ә соңрак аның аша наркотиклар таба идем, — ди ир.
Узган елда аны янә 50 грамм наркотик белән тотканнар һәм сатарга маташуда гаепләгәннәр. Хәзер аңа 10 ел төрмә яный.
— Мин аңлыйм, сәла­мәтлек белән бәйле проблемаларны исәпкә алып, миңа максималь срок бирелмәс, әмма яртысын гына булса да үтә алу, анда тотылу шартларына бәйле. Иң мөһиме бу түгел, ә әти-әни. Мин яхшы гаиләдән, яхшы укый идем, әти-әнием миңа зур өметләр баг­лады. Әгәр алар суд турында белсә, моңа түзә алмаячак. Мин аларны һәм мине яраткан һәркемне саттым. Нормаль тормыш турындагы хыяллар тормышка ашмаячак инде...

“Бер тапкыр татып карасаң, гомер буе кулланачаксың”

Ирнең сүзләренчә, суд карарын көткәндә ул күп вакытын берүзе үткәрә, өеннән чыкмый диярлек һәм үзе сайлаган язмыш турында уйлана.
— Бөтен аралашу икенче планга күчте: наркотик алдык һәм тычканнар кебек, ояларга таралыштык. Бөтен гомер шулай үтте, — ди егет. — Мин боларның барысыннан да арыдым, ничә тапкыр инде яшәү теләген югалттым. Соң­гы ике ай (авыру башланганнан бирле) көн саен газаплар эчендә үтә, бөтен тән сызлый. Таңда уяну — иң куркынычы, уянгач, “тагын бер көн газаплану” дип уйлыйсың.
Ул наркоманияне җиңәргә тырышудан аруын өсти һәм тыелган матдәләр куллана башласа, хәлне контрольдә тота алырмын, дип уйлаган һәркемне кисәтә.
— Моннан чыгу юлы юк. Бер тапкыр татып карадың — гомер буе кулланачаксың, — ди 20 ел стажлы наркоман. — Әгәр язмышыгызны сынап карарга телә­сәгез, бер якка билет сатып алыгыз һәм кая барып җитәчәгегезне күрер­без.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас