+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 октябрь 2022, 07:30

Дознаватель кыз тәки компенсация түләттергән

Кыз үзе бүген башы-аягы белән иҗатка чумган.

Дознаватель кыз тәки компенсация түләттергәнДознаватель кыз тәки компенсация түләттергән
Дознаватель кыз тәки компенсация түләттергән

Ябык утырышта компенсация түләттерү турындагы карарны Уфаның Киров район суды кабул итте.

Искәртеп узабыз, 2019 елның 26 декабрендә суд Эдуард Матвеев, Салават Галиев һәм Павел Яромчукка карата җинаять эшенә нокта куйган иде. Аларны 2018 елның октябрь азагында яшь хезмәткәрләрен үзләренә чакыруда, алкоголь кулланганнан соң каты кыйнауда һәм көчләүдә гаепле дип таптылар.

Нәтиҗәдә, күпсанлы кассацияләрдән соң, Матвеев белән Галиев - 7шәр ел гомум режимлы колониягә, ә аларның кече хезмәттәше Яромчук 5,5 ел колониягә хөкем ителде.

Элегрәк Гөлназ Ф. аңа китерелгән әхлакый һәм физик зыянны 300 миллион сум күләмендә бәяләсә, нәтиҗәдә, суд 3 миллион сум түләттерү турында карар чыгарган.

Соңыннан кассация компенсация турындагы билгеләмәне гамәлдән чыгара һәм процесс инде гражданлык суд эше яссылыгына күчә, анда Гөлназның дәгъва таләпләре өлешчә канәгатьләндерелә: Матвеевтан җинаять китергән әхлакый зыян өчен - 1 млн. сум, Яромчуктан – 900 мең сум, Галиевтан 1 млн. сум күләмендә компенсация түләттерү турында карар чыгарылды, - дип аныкладылар Башкортстан судларының берләшкән матбугат хезмәтендә.

Гөлназ Ф. үзе көчле җәнҗалдан һәм органнардан эштән азат ителгәннән соң бик озак тернәкләнә. Хәзер кыз башы белән иҗатка чумган, ул үз җырларын да, чит ил артистлары музыкасына каверларны да актив яздыра һәм хәтта гастрольләр белән чыгыш ясарга хыяллана.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас