+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
10 октябрь 2022, 08:50

Баланы ток сугып үтергән

Әбҗәлил районында 4 бала футбол кырына китеп барган...

Баланы ток сугып үтергәнБаланы ток сугып үтергән
Баланы ток сугып үтергән
Белорет районара тикшерү бүлеге ток сугу нәтиҗәсендә бала үлеме факты буенча җинаять эше кузгаткан.

«Тикшерү барышында 2010 елда туган дүрт баланың футбол кырына юллануы ачыкланды. Баем авылы читендә урнашкан пилорама яныннан узганда үсмерләр аның янында үсеп килүче агачтан түбәгә менәргә карар итә. Беренче булып күтәрелгән 12 яшьлек малай электр чыбыгына кагыла һәм ток сугудан һәлак була», — дип хәбәр иттеләр Тикшерү идарәсендә.

Тикшерүчеләр һәлакәт урынын тикшергән, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, баланың гаиләсеннән, шулай ук пилорама хезмәткәрләреннән һәм хуҗаларыннан сорау алынган, электр үткәрү һәм пилораманы эксплуатацияләү вакытында күрелә торган хәвефсезлек чараларының тулылыгы тикшерелгән. Барлык сәбәпләр һәм шартлар ачыклана.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас