+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
10 октябрь 2022, 16:25

Белореттан өч пар никахларын Казанда теркәгән

Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта Казанда берьюлы өч мобилизацияләнгән ир-егетнең сөеклеләре белән никахларын теркәгәне турында сөйләде.

Тантаналар алар өчен чиратсыз узган.

Район хакимияте җитәкчесе Владимир белән Миләүшәнең алты ел бергә яшәүләре, 3 һәм 4 яшьлек ике бала тәрбияләүләре турында сөйли. Алар бервакыт аерылышып та торган, ләкин соңарак хисләре суынмаганын аңлаганнар.

Роман белән Ксения 14 ел бергә 8 яшьлек кызларын тәрбиялиләр, алар күптән өйләнешергә ниятлиләр, ләкин гел сузып киләләр.

Александр һәм Елена исә бергә дүрт ел яшәгән.

Өч пар да бер көнне никахлары теркәгән. Хәзер инде хатыннары Белоретка кайткан. Ирләргә дә исән-имин әйләнеп кайтырга язсын.

Фото: башинформ

Белореттан өч пар никахларын Казанда  теркәгән
Белореттан өч пар никахларын Казанда теркәгән
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас