Ул түрәләрнең рәсми битләрендә генә мәгълүмат алырга һәм шикаятьләр язарга кирәклеген әйтте.
“Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә ялган мәгълүмат саны артты. Район башлыклары, район хакимиятләре, министрлар, комитетлар рәисләре, министрлыклар битләре – болар барысы да махсус билге белән расланган битләр. Билге битнең рәсми булуын раслый", — диде Прочаковская.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Башкортстанның ЦУР битендә QR коды бар, анда республикадагы хакимият вәкилләренең барлык рәсми битләре җыелган.
“Без халыктан игътибарын дөрес мәгълүматка юнәлтүен һәм билге булмаган битләрдә теге яки бу сорау белән комментарийлар язмавын үтенәбез. Кызганычка каршы, без аларны күрә алмаска мөмкинбез”, – дип нәтиҗә ясады ул.
Кыскасы, социаль челтәрләрдән файдаланучылардан хакимият вәкилләренең рәсми битләрендә басылган мәгълүматка гына ышануларын сорыйлар. Алар тикшерүне узды һәм исем янында зәңгәр билге бар.
Фото: башинформ