+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
13 октябрь 2022, 08:20

54 яшендә тәүге тапкыр әни булган

Әти-әнисе бу шатлыкны 30 ел көткән.

54 яшендә тәүге тапкыр әни булган54 яшендә тәүге тапкыр әни булган
54 яшендә тәүге тапкыр әни булган
Татарстанда 54 яшьлек хатын-кыз беренче тапкыр әни булган.

Йөклелекнең 9 атнасына якынлашканда, хатынны саклануга салганнар. Гинекологлар саклау терапиясен уздырган. Ике атнадан өенә кайтарганнар, ләкин бер айдан кабат дәваханәгә салганнар. Яшәү урыны буенча Яр Чаллының Ашыгыч ярдәм дәваханәсенең гинекология бүлегенә яткырганнар.

Баланың вакытыннан алда туу куркынычы зур булган, шуңа бер атнадан булачак әнине Республика клиник дәваханәсенең Перинаталь үзәгенә патология бүлегенә китергәннәр. Табиблар үз тырышлыгы белән йөклелекне 31,5 атнага җиткерә алган. Йөклелекнең сигезенче аенда дежур табиблар кесарь кисеме белән баланы дөньяга тудыра.

Яңа туган балалар реанимациясе бүлегендә җитлегеп беткәч, кыз баланы 30 ел көткән әнисе янына күчерәләр.

«Барысы да әйбәт булачагын белдем. Ышандым! Яхшы табиб кулларына да эләгү бик мөһим. Моның өчен минем белән шушы юлны узган һәр табиб алдында баш иям», - дигән яшь ана.

Фото: мк.ру

Чыганак: Матбугат.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас