+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
14 Октября 2022, 11:45

Өч вахтачы һәлак булган

Башкортстаннан өч вахтачы Төмән янындагы юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган.

11 октябрь, сишәмбе көнне, Башкортстаннан өч вахтачы Төмән - Ханты-Манси трассасында юл-транспорт һәлакәтенә юлыга.

Бу хакта Төмән өлкәсе буенча ЮХХДИ хәбәр итте.

Ирләр ВАЗ-211440да барган. 21:20 сәгатьтә машина урам баганасына бәрелгән. Салонда дүрт ир-ат булган, аларның өчесе: 32 яшьлек машина йөртүче һәм 53 һәм 38 яшьлек пассажирлар вафат булган.

Тагын бер зыян күрүче дәваханәгә салынган.

Фото: мк.ру

Өч вахтачы һәлак булган
Өч вахтачы һәлак булган
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас