Бәләкәй чакларда җәйге каникулларымны мин авылда картәти янында үткәрә идем. Ул йокларга өйгә бик иртә кереп китә иде, ә мин ачык террасада соңга кадәр китап укып утырырга яратам. Һәм һәр кичтә, төн уртасы якынлашканда, бер үк вакытта диярлек, кайчандыр мал-туар асралган абзарлар ягыннан ниндидер шакылдау тавышы ишетелә иде. Минем уйлавымча, бу йорт яисә абзар иясенең мине йокларга кереп китәргә кушуы булгандыр...
Ул чакларда мин еш кына куркыныч төшләр күрә идем. Бу миңа тугыз яшьләр тулганчы дәвам иткәндер. Алар барысы да без (әни һәм мин) икебез генә яшәгән фатир белән бәйле була иде. Вакыт-вакыт төшләремә, бер-берсен чиратлашып диярлек, мине караңгы бүлмәмдә көтеп торучы убырлы карчык керә, икенчесендә идәне үлгән тычканнар белән түшәлгән зал бүлмәсен күрәм, өченчесендә ниндидер куркыныч кеше мине карават астына өстерәп алып кереп китәргә маташа...
Болары төш булса, өнемдә тар гына коридорда, кечкенә ике бүлмә белән чолан арасында, мин еш кына бераз татлырак черек, тынчу һава исе сизә идем, шундый амбре тузанлы иске китаптан да, кайбер сөрсегән карт кешеләрдән дә килә торган була.
Берсендә мин балачагымдагы иң куркыныч төш күрдем: имеш, төнлә тамагым кибеп уянганмын да кухняга су эчәргә китеп барам. Барганда ук аш бүлмәсендә кемнеңдер тимер әйберләр белән шак та шок китереп сугуын ишетәм, мин якынлашкан саен ул шакылдау да көчәя бара. Кухняга барып җиткәч, мин анда аркасы кәкрәеп беткән, тузган иске халат кигән ниндидер бер ямьсез хатынның ике табаны бер-берсенә бәреп торуын күрдем. Ул, күзләрен шардай ачып, миңа карады. Аның кыска гына чәчләре буталышып беткән, ул аларны кечкенә генә учмаларга җыеп, бала-чагаларның төрле төстәге дистәләгән резинкасы белән уратып куйган, алар, сирәк энәле керпенеке кебек, төрле якка тырпаешып тора...
Мин бу төшемнән куркып уяндым да тикшереп карарга булдым, фонарь алдым да аш бүлмәсенә киттем. Әлбәттә, анда бернинди дә сәер карчык юк иде. Аның каравы, югарыдагы шкаф киштәсеннән бернинди сәбәпсез-нисез минем аяк астыма төшемдәге табаларның берсе дөбер-шатыр килеп төште!..
Ике-өч елдан без икенче бистәгә күченеп киттек. Мин дә үсә төштем, инде 12 яшьләр чамасы. Берсендә элегрәк яшәп киткән йортны, ихатаны, шунда уйнап үскән чордашларны күрәсем килеп китте дә шунда юлландым. Яшьтәшләр белән аралашкач, подъезд төбендә утыручы әбекәйләр белән дә сөйләшеп алдым, сүз иярә сүз чыгып, без яшәп киткән фатирда тагын да элегрәк кемнәр яшәве турында сорашырга булдым. Минем котымны алып, алар сөйләвенчә, безгә кадәр анда шизофрения белән авыручы ялгыз хатын яшәгән булган, ни сәбәпле үлүе дә билгеле түгел. Әмма шунысы минем өчен аеруча әһәмиятле: аның үле гәүдәсен нәкъ менә мин бәләкәйрәк чакта бераз татлырак черек, тынчу һава исе сизгән урыннан табып алганнар! Алай гына да түгел, ул шиза-хатын нәкъ мин куркыныч төшемдә күргән кебек киенеп йөргән булган, чәчләрен дә шундый төсле резинкалар белән учма-учма җыеп йөрткән!..
Бәләкәй чакта мин мәетләрдән бик курка идем. Моңа фантазиямнең бай булуы да йогынты ясамый калмагандыр. Карчыкларның төрле хорафатлары, әрвахларның җаннары кабердән зират өстенә утлы шар булып очып чыгып, үз өйләренә таба очулары турында сөйләүләре дә эзсез үтмәгәндер. Шуннан соң мин бик күп укый башладым, шул исәптән мистика турында да. Алар да аңыма сеңеп калгандыр.
Сыйныфташымның әтисе үлгәч, аның коточкыч булып табутта ятуы күз алдымнан китмәде, берничә атна бүлмәмдә радионы сүндермичә, утны яндырып кына йокладым. Шул куркуларым хәзер инде көлке, ә ул вакытта балачагымның иң куркыныч бер вакыйгасына килеп тоташты.
Авылыбызны тирән чокыр һәм кечкенә инеш икегә бүлгән иде. “Иске” дип йөртелгән өлешендә дачниклар яшәде, анда ахирәтебез Женя кунакка кайтып йөрде. Сөйләүләренчә, аларның йортында элек бер сихерче яшәгән. Кыскасы, без, 13-14 яшьлек үсмерләр, китапханә болдырына кич сөйләшеп утырырга җыелдык, аннары Женяны озата киттек. Егетләр бүген теге сихерченең үлгән көне булуы, аның төнлә кабердән чыгу ихтималлыгы турында сөйләшеп кайтты. Шаярышып, көлешеп алдык та авылның “иске” ягына киттек. Караңгы төште. Биш малайның икесе өйләренә кереп китте, өчесе безнең белән атлады, ә Сашка, безне куркытып, юл буе теге сихерче турында сөйләп барды. Женяның өе янына килеп җиткәч, ахирәтем кинәт кенә җиңемнән тартты да куаклар ягына ымлады. Ә анда... кәфенгә уралган тәре акрын гына күтәрелеп килә. Башта – бер кыз, аннары, аңа кушылып, башкаларыбыз да чәрелдәп җибәрдек! Кот очудан чигенеп, чокырга тәгәрәштек, ә теге ап-ак кәфен артыбыздан калмый!
Бу, чын-чыннан, бик куркыныч иде! Инеш аша салынган күперчек аша йөгерешеп үттек тә ярдан мүкәләшеп мендек, фонарь янып торган багана янында хәл җыярга тукталдык. Бер малай ап-ак булып каткан, дер калтырап тора, кызлар елаша, Сашка гына рәхәтләнеп көлә иде! Шунда караңгылыктан без өйләренә кереп киттеләр дип уйлаган малайлар килеп чыкты: берсе ап-ак күлмәктән иде, икенчесе үзләре аркылы-торкылы кадаклаган агач тәрене өстерәп килә. Бездә истерика башланды: үзебез елыйбыз, үзебез көләбез. Барысыннан да ныграк шушы этлекне оештырган Саша көлә иде. Кыскасы, без Женяны яңадан өенә озатып куйдык, ә Сашка белән атна буе сөйләшмәдек...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).