+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 октябрь 2022, 05:50

Талашу

Талашуның сәбәпләре төрлечә була торгандыр инде ул. Ләкин күп вакытта тавыш бер дә юктан гына чыга. Ир белән хатын арасында бигрәк тә. Икесенең дә кәефсез чагы туры киләме инде шунда, хисләре үткән мизгелме… Хатыны бер сүз әйтә, ире җавап кайтара… Сүз арты сүз китә… Берсе тукталып торса, я ишетми калса да алай булмас иде. Юк, ишетәләр. Андый чакта тавыш та көр була бит әле ул. Ишетү сәләте дә көчле була. Хәтта әйтмәгән сүзне дә ишетергә мөмкинсең.

Әлеге вакыйга да шулай бер дә юктан гына килеп чыга инде. Моны миңа бер күршем сөйләгән иде. Хәтернең бер бүлмәсенә бикләп тордым да беркадәр вакытка оныттым. Әле менә искә төште. Могҗиза икән бит. Хәтта талаш-гаугалар да бер дә юктан гына булмый икән. Алар да әллә нәрсәләргә сәләтле икән. Шуңа сезнең белән дә бүлешергә уйладым.

Яңарак кына өйләнешкән ир белән хатын шәһәр чи­тендәге дачаларына барып матур гына ял итәргә булалар. Табын әзерлиләр, мунча ягалар. Дусларын-фәләннәрен чакырып тормыйлар инде, икенче көнне хатынга эшкә китәргә кирәк, ул стюардесса булып эшли, бер минутка да соңга калырга ярамый. Яңа өйләнешкән парның үзләренә генә дә оҗмах бит инде ул, артык кеше булу кирәк түгел. Яратышып өйләнешкән кешеләр инде болар. Тормышта да бер-берсе өчен өзелеп торалар. Кода-кодагыйлар да тату яши. “Синең ата-инәң, минем әти-әни…” – дип тарткалашыр сәбәпләре юк. Яшь хатын чибәр, акыллы, уңган, нинди генә эшкә алынса да гөл иттереп куя.

Аш-суга бигрәк оста, пешергән ризыгын мактамый ашарлык түгел. Ир дә алтын куллы, юкка-барга кысылып бара торган түгел, сабыр холыклы. Гомумән, ачуланышырга бернинди сәбәп тә юк. Ләкин болар талашып китәләр. Һичьюгы ниндидер уртак эш эшләгәндә булса аңларга да мөмкин. Әйтик, бәрәңге утырткан вакытта. Ир казый, хатын бәрәңге сала. Һәм күзәнәкләрне тигезләп каплатып салып бару ниятеннән гел көрәк өстенә каплана. Ир бер кисәтә, ике… Һәм сабырлыгы сынып кычкырып җи­бәрә. Яки аннан да яманрагы, туфрак каты булып, көрәге кинәт ычкынып китә дә күзәнәк салырга иелгән хатынның башына килеп бәрелә. Хатын җан ачуы белән кычкыра. Ир сине күпме кисәттем бит, колагыңа да элмисең дип кызып китә…

Шул рәвешлерәк тавыш чыгарга мөмкин. Әле анысы да котыртучы шай­таның уң аягыннан торган көндә генә. Ә бу икәү… мунча кергән чакта талаша башлый. Яңа гына өйләнешкән парның мунчада талашып ятуын берничек тә күз алдына китереп булмый кебек. Зифа буйлы, яшь, чибәр хатын… Таза гәүдәле соклангыч ир-егет… Мунчада… Яратышып өйләнешкән шундый парның мунчада талашып ятуы үзе үк бер могҗиза кебек тоела. Ләүкәгә салып кычкырта-кычкырта каен миндеге белән рәхәт­ләндереп чап бит инде, алсуланып ялтырап калырлык итеп аркасын ю…

Шөгыль беткәнмени мунчада бер-берсен яраткан ир белән хатынга? Тик болар алай итмиләр. Тавышның нилектән чыкканы да билгеле түгел, хәтта. Соңыннан бу гауганың сә­бәбен ир дә, хатын да берничек тә искә төшерә алмаганнар. Пыр тузып талашалар да шулай, кызуның чигенә җи­тәләр. Котырынган ир кием­нәрен эләктереп чыга да хатынының өстеннән бикләп кайтып китә. Дача йортыннан документларын алып кына чыга да машинасын кабыза. Һәм шәһәрдәге фатирына элдерә. Ачуланышкан чакта Ходай кешенең һушын ала икән диләр бит, дөрестер инде.

Мунчада калган хатыны уена да кереп карамый моның. Ә хатын мунча алдында ишекне бәргәли. Ләкин иренең куллары алтын булгач, ишек кымшанып та карамый инде. Аптырагач, кычкырырга тотына. Ишетүче булмыймы, ишетмәгәнгә салышалармы – беркем дә ярдәмгә килми. Ярый әле җәй, көннәрнең җылы чагы. Хатын мунча алдындагы агач караватка урын җәеп ятып йоклый. Талашу да арыта торгандыр инде ул. Әвен базарына тиз китә хатын. Тыныч йоклый. Иртән генә сикереп тора. Башта үзенең кайда икәнен, аннан соң нигә монда килеп йоклаганын аңлый алмый аптырый. Нәрсәнедер исенә төшерергә теләгәндәй тирә-ягына каранып ала.

Мунча алдындагы сәгать унбер тулып ун минут киткән. Шайтан алгыры! Аңа бит эшкә китәргә кирәк иде! Хатын ишеккә ташлана, ә ул бикле. Ул арада ире килеп җитә. Ул да фатирына кайткан да ауган икән. Йокысыннан тору белән монда җилдергән. Сөйләшүе дә, үз-үзен тотышы да мулла песие кебек. Хатын инде эшенә барып өлгерүдән тәмам өметен өзгән. Иртәнге җидедә үк анда булырга тиеш иде. Кәефе төшкән. Үзенең дә гаебе бар кебек, кичә иренә әллә нәрсәләр әйтеп бетерде бугай. Бүген аны тиргәргә сәбәбе булса да, авыз ачып авыр сүз әйтерлек теләге юк. Ире дә гафу үтенә. “Ни өчен талаштык соң без? Нәрсәдән чыкты соң тавыш?” – дип икесе дә аптырашалар. Аралары аруланса да, икесенең дә күңелендә кичәге хәлләр өчен үкенү бар. Икесе дә үзен гаепле саный.

Шул килеш кайтырга чыгалар. Бер сүзсез кайтудан ялкып, ире радиоалгычны куша. Радио хә­бәрләре дә кызык түгел, бер колагыннан керә, икенче­сеннән чыга… Безнең футбол командасы тагын җиңелеп кайткан… Кайдадыр автобус авариягә очраган… Ниндидер самолет һәлакәткә юлыккан… Ир инде радионы сүндерергә дип үрелгәндә хатыны кычкырып җибәрә: – Тукта! – Һәм ул газаплы пышылдауга күчә, – бу бит безнең самолет. Мин бүген шунда очарга тиеш идем. Ә ул… һәлакәткә тарыган…

Талашу
Талашу
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас