+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 Октября 2022, 03:10

“Тормышны яратырга кирәк!”

Шул очракта аның сынаулары да еллар үткәч яшьлек хатирәләре булып кына күңелдә кала.

“Тормышны яратырга кирәк!”“Тормышны яратырга кирәк!”
“Тормышны яратырга кирәк!”


Кеше үткәндәге хатирәләр һәм киләчәккә өмет белән яши. Мин боларны узган тормыш юлыма карап һәм 1967 елдан әлегә кадәр алып барган көндәлектәге язмаларны укып әйтә алам. Соңгы елларда күңел түрендә сакланган балачак хатирәләрен дә кәгазь битләренә теркәп куйдым, чөнки бу – тарих. Ә инде бүгенге тормышыбыз белән үткәннәрне чагыштырсаң, шаккатырлык нәтиҗәләр ясап була. Бүген үземнең балачак хатирәләре белән уртаклашасым килә.

Безнең Боламык авылы Татарстанның Сарман районының бик матур җирендә урнашкан. Авылыбызның бер ягыннан боргаланып Минзәлә елгасы ага, икенче якта колхоз бакчасы җәйрәп ята. Тау итәгеннән бәреп чыккан салкын сулы чишмәдән Зирекле елгасы хасил булган. Аннан ерак түгел каенлыкта тагын бер чишмә бар. Зират буеннан шул каенлыкка барганда – калын үләнле печәнлек, анда җир җиләге дә ишелеп уңа. Авылның таулар урнашкан ягында гел генә көчле җил исә иде. Шуңа күрә дә монда яуган кар озак тормый, аны җил очыртып бетерә. Ә бала-чага аңа карап тормый, шунда чана-чаңгы шуа иде.
Авылыбызның үзенчәлекле исеме каян килеп чыккан? Моның сәбәбе – көндәлек ашыбыз әнә шул боламык булуда. Боламык – ул бәрәңге измәсенә бераз он кушып пешерелгән ризык. Тагын, арыш оныннан уылган умачлы аш, бәрәңге, ипи, “Грузинский” чәй (аны “такта чәй” дип тә атыйлар иде) безнең чорның төп ризыклары булды. Ә бәйрәм көннәрендә табынга итле шулпада кабартылган токмачлы аш, бәлеш, тәкә (бәрәңге пирогы), кыстыбый, пешкән йомырка, сөт өсте куела иде. Авылда яшәүчеләрнең үзләренең табын түренә куярдай ризык калмавының сәбәбе йомырка, сөт, ит, йон, тагын башка әйберләрне хөкүмәткә тапшыру планын үтәү белән бәйле булды. Авылыбызда 29 хуҗалык бар иде. Мин дә балачагымны шушы авылда тырышып дөнья көткән Фатыйма белән Вагыйзь Заһировларның җиде балалы гаиләсендә туып-үстем.
Безнең чор балалары әти-әнисенә зур терәк булып, аларга ярдәмләшеп үсте. Гаиләдәге балалар да күпчелек очракта апа-абый тәрбиясендә булды. Безнең гаиләдә дә бу шулай булды. Энем Рәис 1957 елның май аенда туды. Әнкәйнең сарык фермасында эшләгән чагы иде. Колхозда эшләгән барлык хатын-кызга да, төп эшеннән тыш, бер гектар чөгендер утыртылган җир бүленеп бирелә. Әлбәттә, аны гаилә әгъзалары белән бергәләп берничә кат утыйбыз, чөгендерен сирәкли­без. Чиратлап сарык көтүен дә көтәбез. Нәрсә генә эшләсәк тә, яңа туган энебез дә безнең янда булды. Рәисне Касыймхан абый ясап биргән бәләкәй арбага салабыз да, үзебез кайда эшләсәк, шунда алып барабыз. Ул елый башласа, әнкәй арыш оныннан пешергән икмәкне чәйнибез дә, марляга төреп, энекәшкә суырырга бирәбез. Менә шулай чөгендер басуында һәм сарык көтүе арасында үсте Рәис энебез. Бу бер генә мисал. Рәистән башка туганнарыбыз белән дә күмәкләшеп үстек.
Шул чордагы хезмәтнең ничек бәялә­нүен дә әйтеп узасым килә. Ул чакта бер эш көненә бер таяк (трудодень) куела иде. Яңа ел алдыннан шул таякларны санап, шикәр комы бирәләр. Әнкәйгә 25-35 килограмм тия торган иде. Ә әткәйгә бер хезмәт көненә 150-160 грамм чамасы бодай, аннан азрак арыш, тагын да азрак борчакның күпме тиясен санап, өләшәләр. Колхозда нәрсә үстерсәләр, шуны колхозчыларга эш хакыннан бирәләр иде.
Ә менә 1961 ел минем күңелдә матур хатирәләр белән истә калган. 1 гыйнварда акча алыштырылды: 10 сум – 1 сум, 1 сум 10 тиен булып калды. Яз аенда – 12 апрельдә бөтен дөньяны шаккаттырган вакыйга Юрий Алексеевич Гагарин планетаның беренче космонавты булып, космик корабта җиһанга очты. Октябрьнең икенче яртысында КПССның XXII съездында Никита Хрущев: “Партия тантаналы төстә белдерә: совет халкының бүгенге буыны коммунизмда яшәячәк”, – диде. Бу сүзләр мәктәптә, клубта, колхоз идарәсендә, сарык фермасының “кызыл почмагы”нда кызыл сатиннарга язып куелды. Кешеләр күңелендәге якты киләчәккә булган өмет чаткылары тагы да ныгыды.
Ул елда гаиләбездә дә яңалыклар күп булды: сеңлебез дөньяга килде, яңа йортка күчендек. Иске өебездә барыбыз да сәкедә йоклый идек. Дивар янында әткәй, аннан соң әнкәй һәм балалар тезелеп ята. Кемдер, мич башына салынган толыпта да йоклый. Җәй көне мунчада, лапас түбәсендәге печән өстендә, бакчадагы үзебез ясаган шалашта йоклаган чаклар да булды. Бер елны, сабантуйга кунакка кайт­­кан туганнардан уналты кеше җыел­ды. Йортта урын җитмәгәч, ике амбарда, ат арбасында йоклаучылар да булды. Моңа беркем дә зарланмады, гаеп тапмады.
Кышкы салкын көннәрдә йортны җылытыр өчен мичкә тирестән ясалган кирпечләр яктык. Алар җәй үк әзерләнеп куела. Моның өчен кыш буена җыелган тиресне җәй башында таратып, су сибелә. Шуннан аны атлар белән чиратлашып басканнан соң, калыпларга салына. Атна саен әйләндереп киптерелә, әзер булганнары өеп барыла иде.
Балачакта төрле шуклыклар да ясый идек. Хәер, бүгенге күзлектән чыгып караганда, мин аларны “шуклык” дип тә атамас идем. Авыл янында аккан Минзәлә елгасында боз киткәндә, бөтен халык бакча янындагы болынга җыела иде. Укытучы Зәйтүнә апа Каюмова балаларның язгы каникулын да боз китү вакытына туры китерә. Шундый көннәрнең берсендә без, малайлар, болынга килдек. Ниятебез боз кисәгенә басып, елга буйлап йөзү иде. Зур гына боз кисәгенә Әнәс абый, Илгизәр, Рафаил, Изаил сикереп кердек тә йөзеп киттек. Нәкъ басма турында, ярдан биш метр чамасы ераклыкта, боз кисәге агудан тукталды. Ничек кенә тырышсак та ул урыныннан кузгалмады. Бәхеткә, Мортамактан бакча буйлап кайтып килгән Фоат абый безне күреп калган. Ул агачлыктан озын киртәлек агач алып килде, аны җайлап бозга куйды да, шул агачка тотынып, шуышып чыгарга кушты. Без берәм-берәм ярга чыга башладык. Бозда Рафаил белән Изаил гына калды. Алар куркуларын җиңә алмыйча басып тора, ә Изаил кычкырып елый башлады. Фоат абый: “Чыкмасагыз, бозда каласыз!” – диде. Шуннан Рафаил барлык кыюлыгын җыеп, яр буена чыкса да, Изаил боз уртасында калуын белде. Инде Фоат абый безне өйләребезгә кайтырга кушып, куа башлагач кына ул да киртә өстенә ятып, шуыша башлады. Инде чыгып җиттем дигәндә генә, боз кисәге кузгалды да, Изаил су төбенә китте. Аның артыннан Фоат абый бозлы суга чумып, иптәшебез­не тартып чыгарды. Авылга без барыбыз да йөгереп кайттык, чөнки аякларыбыз да, өс киемнәребез дә манма су иде. Чак кына акрынайсак, Фоат абый чыбык белән куркытты. Безне чыбык белән куып алып кайтканны Изаилнең бабасы Салихҗан абый күргән дә, каршыга чыккан. Ул нигә алай итәсең дип, Фоат абыйны ачулана башлаган иде, нәрсә булганын аңлагач, оныкларын ияртеп тизрәк өйләренә алып кайтып китте. Без дә тизрәк йортларыбызга ашыктык. Менә шушыңа охшаш хәлләр хәтердә бүген дә саклана.
Үсмер чактагысы басуда эшләүгә бәйле. Авылдашым тракторчы Азат абый белән басуда “прицепщик” булып эшлә­дем. Мин басу башында трактор борыл­ганчы сабанны күтәрергә тиешмен. Азат абый күрше авылга китә дә, тиз генә кайтмый. Ә эшләргә кирәк. Шуңа күрә берүзем төн буена җир сөрәм. Моны беркем дә белми дә кала.
Берсендә ул кояш чыкканда гына кайтты да эскерт буенда йокларга ятты. Кызганычка каршы, сөрүнең тирәнлеген билгеләп куя торган тәгәрмәч ватылып чыккан иде. Азат абыйны уятып булмагач, трактор белән авылга кайтып киттем. Ә инде трактор кабинасыннан 14 яшьлек малайның сикереп төшкәнен күргәннәрнең аптыраулы карашларына җавап итеп: “Азат абый арыды да, ял итәргә калды”, – дидем.
СССР Югары Советына сайлаулар да искә төшә. Аңа ике-өч ай алдан әзерлек эшләре алып барыла. Зәйтүнә апа, Рәшидә апа, Камал апа авыл буенча өйдән-өйгә йөреп, исемлекләрне төзиләр, тикшерәләр, дөнья, ил хәлләре турында сөйлиләр. Ә без, бала-чага, концерт әзерлибез. Сайлау көнендә бөтен халык, матур киемнәр киеп, тальян, гармуннар уйнап, җырлап, биеп, урамнарны тутырып, сабантуйга барган сыман, иске мәктәп бинасына җыела. Мөдәрис абый тальянда уйный, Дәвис абый – хромкада. Мәхмурах­ман абый бии, халык җырлый. Мөнәздәһә апа, Зәмфирә апа буфет алып киләләр. Шул буфеттан концерттан соң безгә Зәйтүнә апа, Әхкәм абый печенье, хәлвә алып бирәләр. Әткәй азрак “Золотой ключик” дигән ирис, “Подушки” кәнфитләре, бер кило кильки алып кайта. Өйдә дә зур бәйрәм дәвам итә.
Мәктәп еллары да бик күңелле булып хәтердә саклана. Морбаш мәктәбендә укыганда, иң яраткан укытучыларыбыз Вә­­си­лә апа Илһамова, Галия апа Борһанова, Сәяф абый Исмәгыйлев булды. Көн саен иртүк Сәяф абый, Вәсилә апага ияреп, өч километр ераклыктагы мәктәпкә җәяү йөреп укыдык.
Сыйныф җитәкчебез Галия апа укучылары өчен җан атып тора иде. Аның җитәкчелегендә Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” дигән әсәре буенча спектакль куеп, Морбаш, Илексаз, Игәнәбаш, Мортамак клубларында чыгыш ясадык. Ул үзе дә спектакльдә уйный иде. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, Галия апа безне Алабугага экскурсиягә алып барды. Сарманга – җәяү, Чаллыга – автобус, Алабугага пароход белән бардык. Авыл балаларында бу сәяхәт искиткеч тәэссоратлар калдырды.
Без үскәндә авыл өйләренең түбәсе салам белән ябыла иде. Түбәләрне яңартыр өчен колхоз ике елга бер салам бүлеп бирә. Салам очып һәм төшеп китмәсен өчен киртәләр белән бастырып куялар. Соңрак йорт түбәләре шифер белән ябыла башлады.
Авылның иң очында, Зирекле елгасы ягыннан керә торган юл буенда, беренче өйдә Җиһан әби яшәде. Аларның күршесе Галимә апада өч ул үсте. Җәүдәт һәм Нәфкать абыйлар хәрби хезмәтне сайладылар. Туган якка кайткач, авылдаш­ларның да хәлләрен белешеп, йорт буйлап йөрү гадәте бар иде. Берсендә мин Кәшифә картәниемдә кунакта булганда Нәфкать абый күрешергә керде. Аның хәрби киеме мине шаккатырган иде. Нәфкать абыйның ишек ачып керүе әле булса күз алдында. Хәрби киемгә бәйле тагын бер истәлек Садретдин абыйның хром итекләренә бәйле. Аның күн итек­ләрен күргәч, мин: “Зур булып үскәч, Садретдин абыйныкы кебек күн итек алам”, – дидем.
Әйткәндәй, Нәфкать абый озак еллар хезмәт итеп, полковник дәрәҗәсенә җитте. Мәскәү хәрби һава көчләре гаскәрләре округыннан лаеклы ялга чыкты. Хатыны Сания апа белән биш бала үстерделәр.
Нәфкать абый белән тормыш сукмаклары да кисешеп торды. 1986 елда Мәскәүдә югары офицерлар өчен оештырылган “Выстрел” курсларында укыган чакта атна саен аларга кереп йөрдем. Нәфкать абый фотога төшерергә ярата иде. Кунакка килгән саен аның фотоальбомнарында, төрле тартмаларда сакланган фотоларны карый идек. Ул миңа 1965 елда төшкән фотосурәтне 21 ел үткәннән соң бүләк итеп бирде. Мин аны әле дә кадерләп саклыйм.
Балачакта күңелне айкаган әйберләргә без тормышта ирешергә тырышабыз икән. Хәрби һөнәрен сайлавыма кайчандыр хәрби киемгә соклану сәбәпче. Хәзер дә: “Гомер юлын яңадан башларга мөмкин булса, нишләр идең?” – дип сорасалар: “Шушы ук юлны сайлар идем”, – дип җавап бирер идем.
Утыз ел хәрби хезмәттә булдым. Украинада, Германиядә, Ерак Көнчы­гыш­та, Байкал аръягында хезмәт иттем. Улан-Удэ шәһәрендә 8 ел “Электромашины” заводында сак җитәкчесе булып эшләдем. 2002 елдан Сочида яшим, төзелешләрдә эшләдем, шулай ук Олимпиада шәһәрчеген төзүдә катнаштым. Соңгы елларда шәһәрдә татарлар хәрә­кәтен җитәклим. Әлеге оешма белән Ураза, Корбан, Мәүлид бәйрәмнәрен, Сабантуй үткәрәбез. Шәһәр күләмендәге барлык бәйрәмнәрдә катнашабыз. Мәктәпләргә, хәрби частьларга очрашуларга йөрибез, балалар, картлар йортларына ярдәм итә­без, әйберләр, күчтәнәчләр җыеп бирәбез, концертлар куябыз. Илебездәге соңгы үзгәрешләрдән дә читтә кала алмыйбыз. Мобилизациягә чакырылганнар өчен посылкалар тутырып тапшырдык.
Тормышны яратырга кирәк. Шулай бул­ганда гына күңел түрендәге хатирәләр матур, ә киләчәк өметле, якты булачак.

Рәшит ЗАҺИРОВ,
отставкадагы полковник.
Сочи шәһәре.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас