

13 октябрь кичендә Кудеевка станциясендә 18 яшьлек егет якынлашып килүче поезд алдыннан юлны йөгереп чыгарга ниятли.
Шул вакыт рюкзагы поездга эләгә һәм егет берничә метр сөйрәлеп бара. Машинист тормозга басып өлгерә.
Егеткә табибларның ярдәме кирәк була, әмма ул җитди җәрәхәтләр алмый. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.
Фото: башньюс