Уфада Киров урамында халык «үлем йорты» дип атаган төзелеп бетмәгән бина янында 14 яшьлек укучы мәете табылган. Бу хакта Башкортстан Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Полиция мәгълүматлары буенча, сигезенче сыйныф укучысы объектның түбәсеннән егылып төшә. Элегрәк кызны көчләгәннәр һәм йорт түбәсеннән атып бәргәннәр дигән сүзләр чыккан иде. Алар дөреслеккә туры килмәде. Үсмер үз-үзен үтергән дигән фараз бар.
Хәзер аның үлеменең барлык шартлары һәм сәбәпләре ачыклана.
Фото: башинформ