+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
18 Октября 2022, 06:50

Баласы алдында хатынына ут төрткән

Бу бәндәне 16 елга төрмәгә озаттылар.

Баласы алдында хатынына ут төрткәнБаласы алдында хатынына ут төрткән
Баласы алдында хатынына ут төрткән
Уфада суд «Аеруча рәхимсезлек белән кылынган кеше үтерү» мәддәсе буенча 45 яшьлек кешегә карата хөкем карары чыгарды.

Төбәк Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2021 елның 17 сентябрендә кич белән «Дубрава-Радио» бакча йортында ир белән хатын арасында низаг була. Ир балигъ булмаган кызлары алдында 45 яшьлек хатынына тиз ялкынланучы сыеклык сибә һәм ут төртә.

Кызы әнисен ялмаган ялкынны сүндерә башлый, шуннан соң ашыгыч ярдәм чакырта. Хатынның тәненең 76 проценты янган. Күрсәтелгән ярдәмгә карамастан, зыян күрүче 2021 елның 11 октябрендә хастаханәдә үлгән.

Гаепләнүче гаебен өлешчә таныган. Суд аны 16 елга ирегеннән мәхрүм итән, шулай ук зыян күргән кешенең туганнары файдасына 1,5 миллион сум күләмендә мораль зыян өчен компенсация түләттерә.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас