11 октябрьдә Кеше хокуклары буенча Европа суды Башкортстанның Шаран районында яшәүче хатынның эше буенча карар чыгарган. Суд Кеше хокукларын һәм төп ирекләрен яклау турындагы конвенциянең 3нче мәддәсе бозылуны таныган һәм аңа 19500 евро күләмендә әхлакый зыян өчен компенсация түләтү турында карар чыгарган.
2010 елның 28 апрелендә 20 яшьлек кызга медицина тикшерүендә баласы булачагын әйтәләр. Әти-әнисе, кызларының йөклелеге турында белгәч, аборт ясарга куша. Кыз үзе каршы була.
Кызларына кыйнау һәм үтерү белән янап, алар аны 1 майда Туймазы районының шәһәр бала тудыру йортына алып китәләр. Кызның әти-әнисе гражданлык никахы белән яшәгән иренең кулга алынганын белгәч, аны аборт ясарга мәҗбүр иткән. Ирнең ваххабистлар белән бәйләнеше булуында шикләнәләр.
"Мин йөклелекне өзәсем килми, дип еладым. Әти башыма бәрде, аборт ясамасам, ул мине машинадан төшереп калдырачак, тукмаячак һәм бала төшерү өчен әллә нәрсәләр эшләячәген әйтте", – дип искә төшерә хатын...
Кырын эш кырык елдан соң да беленә, диләрме әле? Менә 12 ел үтүгә гаделлек тантана иткән дә.
Фото: "ЧПБ"