14 гөмбәче югалган
Ял көннәрендә урманга баручылар арта шул.
Ял көннәрендә коткару хезмәтенә Белорет, Архангель, Ишембай, Благовещен, Иглин, Мәләвез, Нуриман, Шаран, Уфа районнары урманнарында югалган гөмбәчеләр турында барлыгы 14 хәбәр килгән.
Мәләвез районында якшәмбе көнне өч кеше югалган. Ике машинада югалучылар турында хәбәр кичен килгән.
Коткаручылар эзләүне 02:30 сәгатьтә туктаткан, ә 17 октябрьдә иртәнге сигез сәгатьтә яңадан башлап җибәргәннәр – бәхеткә, гөмбәчеләр табылган.
Фото: "om-saratov.ru"