+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
21 октябрь 2022, 02:30

Маньяк эше буенча суд башланды

Ул 31 пенсионерны үтерүдә гаепләнә, шуларның өчесе - Уфадан.

Маньяк эше буенча суд башландыМаньяк эше буенча суд башланды
Маньяк эше буенча суд башланды
Татарстанда өлкән яшьтәге хатын-кызларга карата җинаять кылучының эше буенча башлангыч тыңлаулар башланды. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә - 40 яшьлек казанлы Радик Таһиров.

Бу хакта республика Югары судында хәбәр итәләр.

Эш материалларыннан күренгәнчә, ир Казан, Уфа, Самара һәм Үзәк, Идел буе, Урал федераль округларының башка шәһәрләреннән 31 пенсионер хатынны үтерүдә гаепләнә. Шулай ук аңа: кеше үтерергә омтылу, талау кебек мәддәләр буенча гаеп белдерелгән. Өч пенсионер исән кала алган.

Тикшерү версиясе буенча, ир 2011 елдан 2013 елга кадәр кеше үтереп йөргән. Йортларга ул социаль хезмәткәр яки слесарь сыйфатында үтеп керә. Аннан соң, һөҗүмче корбаннарын үтерә һәм алардан кыйммәтле әйберләр урлап чыга. Җинаять эшендә барлыгы 60 эпизод бар.

2020 елның декабрендә Казанның Дәрвишләр бистәсендә шикләнелүчене тоткарлыйлар. Ул анда гаилә корып, балалар үстереп яшәп яткан.
 
Элегрәк аны корал саклау һәм урлау өчен хөкем иткәннәр. Әгәр дә ир-атның гаебе исбатланса, аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Фото: mk.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас